Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Мәгълүмати дәрес

Инде мәгълүм булганча, 9 декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән бөтен дөньяда Коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләнгән. Шуңа күрә илебез икътисадына гаять зур зыян сала торган әлеге афәт, аңа каршы эшләр барышы турында декабрь аеның беренче яртысында шәһәр һәм район күләмендә дә ачыктан-ачык сөйләшүләр була.

Руслан ҖӘЛӘЕВ,
БМР коррупциягә каршы көрәш комиссиясе вәкиле.
Автор фотосы.
Шундый сөйләшү Зеленая Роща авылы мәдәният йортында да узды. 9 декабрь көнне анда "Зло на букву "К" дигән мәгълүмати дәрес күрсәтелде. Көндезге сәгать 10да авыл мәктәбенең 6 - 9 нчы сыйныф укучылары мәдәният йортына килделәр. Аларны биредә мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Бородина һәм башка хезмәткәрләр каршы алды. Чара буласы урыннарга кереп утыргач, китапханәче Ирина Ишкова укучыларга коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйли, аның тарихы белән таныштыра башлады. Башта балалар бераз тартынып торсалар да, тора-бара оста әңгәмәче ярдәмендә тәмам ачылып киттеләр һәм әлеге афәтнең сәбәпләре турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Әлбәттә, дәресне алып баручының алдан әзерләнгән слайдлар ярдәмендә илебез тарихында төрле дәверләрдән, шул ук вакытта чит илләрдән күпләгән мисаллар китереп сөйләве бик үтемле булды. Бирелгән сорауларга алынган җавапларның дөресле-
ге, проблеманың актуальлеге, үсеп килүче яшь буынның ул мәсьәләләргә битараф булмавы коррупциясез киләчәккә өмет уята. Моның шулай икәнлеге дәрес ахырында авыл мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Равилә Билалова үткәргән ныгыту өлешендә дә ачык чагылды. Көндәлек тормыштан алынган гади генә мисаллар белән дә оста мөгаллимә укучыларга коррупциягә ничек каршы торып булганлыгын ачып салды, ләбаса. Моның өчен әллә ни күп тә түгел: үзеңдә гаделлек, тырышлык, мөстәкыйльлек һәм башка шундый уңай сыйфатларны гына тәрбияләргә һәм ялганлау, ялкаулык, хөсетлек, көнләшү кебек тискәреләреннән арынырга гына кирәклеге ассызыкланды.
Дәрес танылган артист Олег Газмановның "Новая заря" җырын тыңлап тәмамланды. Җырның сүзләрендәгечә, туасы таңнарыбыз якты, аяз һәм коррупциясез булсын иде дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса