"Мәңгелек ут" мемориалын реконструкцияләү эше тәмамланып килә. Ул инде 95 процентка әзер.
Биредә бары аллеяга геройларның бюстларын урнаштырасы калган. Аларны Екатеринбург шәһәренең корыч кою заводында бронзадан эшлиләр. 9 бюстның инде 3се әзер икән. Бу эшләрнең ничек барганын шәһәр мэры Линар Закиров үзе контрольдә тота. Ул даими рәвештә мемориал янына чыгып, подряд оешмасы - "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильников белән очраша, эш барышын тикшерә.
"Бөгелмә колхознигы" самолеты да озакламый үз урынына куелачак. Реконструкция ясау-чылар аның алюминнан эшләнгән яңа каркасын яшел төскә буяу белән мәшгуль.
Мемориалның төп барельефы (Мәңгелек ут янындагы һәйкәлдә) бронзадан ясалган яңа рәсем белән бизәләчәк. Аны тол калган хатын-кызларга һәм сугыш елы балаларына багышлаганнар. Рәсемнең авторы әлегә сер итеп саклана. Аны иң соңыннан куеп, тантаналы рәвештә мемориалны ачарга планлаштыралар. Шәһәр мэры Линар Закиров: "Бу мөһим эшне 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәменә 10 көн кала төгәлләргә кирәк", - дигән бурыч
куйды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.