Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Мәңге яшәгез сез, әниләр!

Син булганга, әни, без бәхетле, Син булганга, якты көнебез. Безнең белән син дә бәхетле бул, Иң кадерле, якын кешебез! Ләйсән ВИЛДАНОВА. Автор фотосы. Тормышыбызның бизәге, таянычы булып, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы әниләребез алдында безнең бурыч бәхәссез. Әйе, баласын ярты сүздән аңлаучы әнкәйләр һәрвакыт нарасыйларының күңел...

Син булганга, әни, без бәхетле,
Син булганга, якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң кадерле, якын кешебез!

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Тормышыбызның бизәге, таянычы булып, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы әниләребез алдында безнең бурыч бәхәссез.
Әйе, баласын ярты сүздән аңлаучы әнкәйләр һәрвакыт нарасыйларының күңел түрендә. Моның хаклыгына 19 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасындагы кичәне тамаша кылганнан соң тагын да бер кат инандык. Чөнки уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Гөлчәчәк Зәйнуллина, Эльвира Солтанова һәм бакчаның музыка җитәкчесе Сәвия Мәхмүтова, балалар белән берлектә, "Әниләр янында бик рәхәт!" дип исемләнгән үтә дә мавыктыргыч чара үткәрделәр. Кичәдә Ангелина Шаилина, Алина Трофимова, Лиана Коняшкина, Камилә Гафиятуллина, Салават Бакиров, дөньядагы иң якын кешеләренә багышлап, үтә дә матур шигырьләр сөйләделәр. Нинди кичә уеннарсыз үтсен инде. Кызлар әниләрен йогырт белән сыйлады, малайлар бердәнберләренең тырнакларын буяу белән мәшгуль булды. Бала белән ананың, әйләнә киеп, вакытка узышулары да бик күңелле килеп чыкты. Бәйрәм соңында нәниләр әниләренә үз куллары белән иҗат иткән открыткалар бүләк иттеләр.
Бәйрәмннән барысы да канәгать калды. Әниләр дә, бәбиләр дә күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса