Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Өлкәннәргә хөрмәт

1990 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән игълан ителгән Халыкара өлкәннәр көне ел саен ветераннарга гомуми хөрмәт билгесе астында уза. Төрле илләрдә төрлечә үткәрелсә дә, максаты бер - өлкәннәрне зурлау, аларга хөрмәт күрсәтү, олы тормыш тәҗрибәләрен яшьләргә җиткерү, аралашу көне. Яшь буынның бурычы - ветераннарга һәрвакыт игътибарлы булу,...

Зилә ҖИҺАНШИНА,
Кодаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Халисә Мөэминова фотосы.

Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли. Бу чаралар катлаулы чорлар аша үтеп, буыннар чылбырын бүгенгә тоташтырган, соклангыч түземлелек һәм яшьләргә үрнәк булырлык яшәү рәвеше алып барган өлкәннәребезгә бөтен халыкның ихтирамын белдерү билгесе булып тора.

Әлеге бәйрәм уңаеннан "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять һәм Кодаш җирле үзидарәсе дә Кодаш төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасында өлкәннәр хөрмәтенә аш мәҗлесе үткәрде.
"Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген -
Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел", -

дип башлап җибәрде чыгышларын мәктәп укучылары. Милли киемнәрдә кунакларны каршы алучы һәм чыгыш ясаучы нәни кызлар - "Әйлән-бәйлән" бию студиясе әгъзалары сөекле әби-бабайларына, хөрмәтле авылдашларына үзләренең бәйрәм бүләген - күңелле җыр һәм биюләрен бүләк иттеләр.
Бәйрәмне Кодаш авыл җирлеге башлыгы Миңневагыйз Хисмәтов дәвам итте: "Кодаш авыл җирлегендә хәзерге көндә өлкән яшьтәге 205кә якын кеше яши. Һәммәсе дә - балачаклары авыр сугыш һәм сугыштан соңгы чорларга туры килгән, хезмәт елларын илебезнең куәтен ныгытуга багышлап, фидакарьлек күрсәткән мөхтәрәм затлар. Аларның һәркайсы турында бик күп сөйләргә, тормышлары, хезмәтләре турында китаплар язарга булыр иде", - диде ул үзенең чыгышында.

Бәйрәм мәҗлесенең мөхтәрәм кунагы, Бөгелмә муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев район башлыгы Илдус Касый-мовның сәламен тапшырды һәм котлауларын җиткерде. Ул Бөгелмә муниципаль районы җитәкчелеге, социаль яклау, РФ Пенсия фондының районара идарәләренең өлкәннәр, бигрәк тә ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын җиңеләйтү һәм ярдәм итү максатында алып барган эшләре турында сөйләде.

"Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять директоры Харис Әхмәтгәрәев тә өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итте һәм туган җиргә, туган авылга тугрылыклы булганнары, анда хезмәт иткәннәре өчен өлкәннәребез-гә рәхмәтен белдерде. Аның озак еллар шушы хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан һәм быел 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Котдус Шәрипҗан улы Шәрипҗанов, Тәгъзимә Мәҗит кызы Мөба-рәкшина, Гаҗилә Морза кызы Закирова, Мәрьям Зәки кызы Шиһапова, Нәфига Ризаэтдин кызы Мөхәммәтҗановаларны котлап, чәчәк бәйләмнәре, махсус бүләкләр тапшыруы бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды. Кеше хезмәтенең шулай еллар үткәч тә уңай бәяләнүе бары тик мактауга лаек.

Әйе, бәйрәмдә генә түгел, һәрдаим кайгыртучанлык күр-сәтә хуҗалык җитәкчесе үзендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә. Ярдәм сорап килгән олыларны беркайчан да игътибарсыз калдырганы юк аның. Һәр бәйрәмгә азык-төлек пакетлары әзерли, ашлыгын, фуражын, саламын биреп тора. Йөздән артык кешегә әзерләнгән шушы мул бәйрәм табыны, анда чакырылган җырчы якташыбыз Бәширә Насыйрова - болар хуҗалык җитәкчесе Харис Хәмит улының өлкәннәр турында кайгыртучанлык күрсәтүенә бер мисал гына.

"Өлкәннәрен хөрмәт иткән җәмгыятьнең генә киләчәге бар", - диләр. Ә моңа, әлбәттә, нигез гаиләдә һәм мәктәптә салына. Әйтергә кирәк, бу уңайдан Кодаш төп мәктәбенең шушы юнәлештә алып барган эше дә игътибарга лаек. Шәфкатьлелек акцияләре, тимурчылык эше, өлкәннәр белән даими аралашып тору һ.б. - моның ачык мисалы. Мәктәп директоры Наил Мөэминов өлкәннәрне котлап, аларның һәрвакыт тәрбия эшендә киңәшче, ярдәмче булуларын ассызыклап үтте һәм әби-бабайларыбызга үзенең рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәмгә ямь өстәп, җырчы якташыбыз Бәширә Насыйрова төркеме чыгыш ясады. Чарага килгән һәр өлкән буын вәкиле яшьлек җырларын тыңлап, бер мизгелгә генә, хыялларында гына булса да, үзләренең яшь чакларына кайтып килә алды. Бәширә һәм аның төркемендәге талантлы яшь җырчы-биюче-ләрнең дәртле чыгышыннан соң өлкәннәребезнең йөзләреннән канәгатьлек хисе бөркелде.

Җирле ветераннар советы рәисе Хаҗиәхмәт ага Хәкимов барлык өлкәннәр исеменнән, аларны хөрмәт итеп, мәҗлесне оештыручыларга: "Әлеге бәйрәм безнең күңелләребездә якты эз калдырды!" - дип, үзенең ихлас рәхмәтләрен белдерде.

Әби-бабайларыбыз кичә-дән канәгатьләнү хисе белән таралыштылар. Шушындый якты һәм матур, сезне хөрмәт-ләгән көннәр тормышыгызда күбрәк булсын иде. Һәрвакыт якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез. Гомер көзләрегез кояшлы һәм җылы булсын, кадерлеләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса