Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы, полиция подполковнигы А. Потапов бүлекнең шәхси составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үткәрелгән сайлауларны әзерләүдә һәм үткәрүдә намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Александр Викторович билгеләп үткәнчә, вакытыннан алда үткәрелгән сайлаулар дәверендә, 10 - 14 сентябрь көннәрендә, Бөгелмә полициясе хезмәткәр-
ләре тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәттеләр. Әлеге чаралар дәвамында ялда булган барлык хезмәткәрләр дә эшкә чакыртып алынды.
Сайлаулар башланыр алдыннан ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һәм участок полицейскийлары тарафыннан 77 сайлау участогының (шәһәр-
дә - 47, районда - 30) техник торышы тикшерелде. Нәтиҗәләр барлык тикшерелгән объектларның да сайлаулар үткәрергә әзер булуын күрсәтте.
Алдан сайлау көннәрендә, бигрәк тә 14 сентябрьдә, ашыгыч хә-бәрләргә тиз арада җавап бирү максатыннан, тышкы хезмәт патруле маршруты сайлау урыннарына якынайтылды.
"Сайлауларны әзерләү һәм үткәрү, шулай ук Шәһәр көнен бәйрәм итү вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең шәхси составы үзен лаеклы күрсәтте, шуның өчен барлык полиция хезмәткәрләренә дә олы рәхмәтләремне белдерәм", - дип билгеләп үтте А. Потапов үз чыгышында.