Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Киләсе ел турында кайгыртып…

22 сентябрь көнне узган киңәшмәдә (анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислек итте) ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин ясаган чыгышын кышкы сезонга объектларны әзерләү, торак йортларга, социаль, сәламәтлек саклау, белем бирү учреждениеләренә җылы бирү мәсьәләсеннән башлады.

Әлфия МОСТАФИНА.
Республикада 6 муниципаль берәмлектә (Актаныш, Әлки, Апас, Лаеш, Яңа Чишмә һәм Питрәч районнарында) тулысынча җылы бирелгән.
Илдар Халиков ял көннәрендә республиканың калган муниципаль районнарында да җылылык бирү эшен тәмамларга кирәклеген искәртте.
Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы буенча башкарылган эш күләме 4 565 миллион сум тәшкил итә. Министр әйтүенчә, "Уңайлы мохит" программасы буенча 2014 елда 135 социаль инфраструктура объекты көйләнә. Башкарылган эш күләме 98 процент тәшкил итә.
Авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча эш тәмамланган. Газлаштыру фонды 45 муниципаль берәмлектә 28 скважина бораулаган; 328,5 чакрым суүткәргеч челтәр төзелгән. Социаль-мәдәни объектларның котельныйларында казаннарны алмаштыру программасы да төгәлләнгән. Программа буенча 29 муниципаль берәмлектә 209 объект-та 379 казан алмаштырылды.
Ирек Фәйзуллин шулай ук 2014 елга алынган программа нигезендә яктырту баганаларын яңарту эшләре тәмамлануын да хәбәр итте. Республиканың бар-
лык 45 районында да бу эш төгәлләнгән.
Сыер абзарларын капиталь ремонтлау программасы барлык 277 объектта да алып барыла. Эшнең үтәлеше 79 процент тәшкил итә (1 453,2 миллион сум). Моннан тыш, силос-сенаж чокырлары төзү программасы буенча эшләр барлык 154 объектта да бара.
Илдар Халиков, җаваплы затларның 2014 елгы программаларны тормышка ашыруда уңышлы эшләүләрен билгеләп, аларга рәхмәтләрен җиткерде һәм 2015 ел өчен программалар формалаштыра башлау өчен КС-2 документларын әзерләп тапшыруны тизләтүне сорады.
Киңәшмә соңында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов киләсе елга программаларны башлап җибәрү өчен җир участокларын әзерләү, техник шартлар алу эшләре баруын хәбәр итте. Киңәшмәдә шулай ук чираттагы көзге ярминкәнең киләсе шимбәдә уздырылачагы турында да әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса