Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Кайгы митингы үтте

Ләйсән ВИЛДАНОВА. Автор фотосы. Чарада катнашучы яшь бөгелмәләр, студентлар, төрле җәмгыять активистлары һәлак булган корбаннар истәлегенә шәмнәр кабыздылар, алар рухын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чарада яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары К.Круглов чыгыш ясады. "Һәрнәрсәгә толерантлык, сизгерлек күрсәтеп, бергә берләшсәк, терроризмга һәм экстремизмга каршы тора алачакбыз....

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Чарада катнашучы яшь бөгелмәләр, студентлар, төрле җәмгыять активистлары һәлак булган корбаннар истәлегенә шәмнәр кабыздылар, алар рухын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Чарада яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары К.Круглов чыгыш ясады. "Һәрнәрсәгә толерантлык, сизгерлек күрсәтеп, бергә берләшсәк, терроризмга һәм экстремизмга каршы тора алачакбыз. Бар җирдә дә гражданлык активлыгы күрсәтсәк, фаҗигале вакыйгаларны да булдырмый калырбыз", - дип үз фикерләрен җиткерде.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да яшь буынга мөрәҗәгать итте: "Нинди генә диндә булсак та, без үз мәдәниятебезне белергә, дингә ышанырга тиешбез, шул вакытта гына явыз ниятләр кылмаячакбыз һәм аларга каршы тора алачакбыз. Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да яманнан сакласын".
Митинг һәлак булганнар истәлегенә канәфер чәчәкләре салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса