Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

“Ишегалдым – акбалчык”

"Бөгелмә авазы" газетасының 14 июль санында җәмәгатьчелек хәбәрчесе Ягсуп абый Мортазин имзасы белән "Ишегалдым - акбалчык" дип исемләнгән язма дөнья күргән иде.

Автор ачынып: "Шәһәребезнең 14 Шәһит һәм Ворошилов урамнарындагы 29 нчы йортлардагы ишегалды кибетләргә товар ташучы һәм шәхси машиналар өчен, чын мәгънәсендә, "автостоянка" ролен үти, - дип яза. - Бу йортларны карап тотучы 7 нче торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе шул җитешсезлекләрне бетерү өчен тагын бер кат талпынып карасын иде".

Бөгелмә "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" җитәкчесе В.Пивсаев Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе В.Гарәфетдиновка бу
сорауга җавап җибәргән. Анда түбәндәгеләр әйтелә:
"Контрольне көчәйтүне, 14 Шәһит һәм Ворошилов урамнарындагы 29 нчы йортлардагы ишегалдына хокук тәртибен саклау буенча рейдлар оештыруны сорап, полициянең участок уполномоченныйлар бүлеге начальнигы адресына хат юлланды. Җыештыручы авыру сәбәпле, бүгенге көндә подъезд җыештырылмый, шул вакыт өчен исәп-хисап яңадан ясалачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса