Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Иң яхшы проектка – 1 миллион

18 июль көнне халык социаль проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

"Бердәм Россия" көннәренә йомгак ясаган вакытта, 2014 елның май ахырында, партиянең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы урыннардан килә
торган социаль сорауларны чишү өчен халык проектларына ярдәм күрсәтү, гражданнарның актив катнашында аларны гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру инициативасы белән чыккан иде. Татарстанда яшәүчеләрнең тәкъдимнәре җыеп алынды һәм Республика Хөкүмәтенә тапшырылды. Идеяне Президент Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Нәкъ менә аның ярдәме белән проект финанс ярдәме алды һәм ТР Икътисад министрлыгы халык социаль проектлары конкурсын башлап җибәрде. Гомуми грант фонды 35 миллион сум тәшкил итә.
Һәрбер муниципалитетка ике иң актуаль проектны сайлап алып, комиссия хозурына тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде. Бәйге шартларына ярашлы рәвештә, иң яхшы проектлар республика бюджетыннан финанслана.
"Кемдер ишегалдында балалар мәйданчыгы көйләргә тели, кемдер - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кадәр обелискларны реставрацияләргә. Менә шулардан чыгып, әлеге конкурсны игълан итәргә булдык та инде. Проектлар барысы да игелекле гамәлләрне күздә тота, әмма аларны яклый белергә дә кирәк бит әле. Гражданнарны үзе турында сүз әйтә белергә, проектларын якларга, аларның пас-портын төзергә өйрәтү - бик зур бурыч", - дип аң-латма бирә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, конкурс комиссиясе рәистәше Римма Ратникова.
15 июль көнне бәйгегә йомгак ясалды. Ә 18 июльдә, әйткәнебезчә, Татарстан Министрлар Кабинетында җиңүчеләрне котладылар. 10 иң яхшы проектка грантлар тапшырылды, ә тагын 49 лауреатка 850 мең сумга кадәр акча бүлеп бирелде. Шундыйлардан Бөгелмә районының "Үзәкләштерелгән район клублары системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең "Һөнәрләр йорты" (директоры - Ирина Петровна Ибәтуллина) 417 611 сум акчага ия булды.
Откан проектлар буенча эшләр агымдагы елның 1 октябренә төгәлләнергә тиеш. Аларның үтәлешенә ТР Икътисад министрлыгы һәм "Бердәм Россия"нең региональ бүлекләре активистлары күзәтчелек итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса