Хәтерлибез, горурланабыз
Бәйрәм көннәрендә "Единая Россия" сәяси партиясенең Бөгелмә җирле бүлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар булып узды. Аларда партиянең җирле бүлеге секретаре Линар Закиров, җирле политсовет, "Единая Россия" партиясен яклаучылар советы һәм "Единая Россия"нең яшьләр гвардиясе" яшьләр оешмасы әгъзалары актив катнаштылар (рәсемдә). Яшь гвардиячеләр сугыш ветераннарын тәбрикләп, аларның күкрәкләренә Георгий...
Бәйрәм көннәрендә "Единая Россия" сәяси партиясенең Бөгелмә җирле бүлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар булып узды.
Аларда партиянең җирле бүлеге секретаре Линар Закиров, җирле политсовет, "Единая Россия" партиясен яклаучылар советы һәм "Единая Россия"нең яшьләр гвардиясе" яшьләр оешмасы әгъзалары актив катнаштылар (рәсемдә). Яшь гвардиячеләр сугыш ветераннарын тәбрикләп, аларның күкрәкләренә Георгий тасмалары тактылар. Аннары барысы бергәләшеп алган яраларыннан эвакогоспитальләрдә вафат булган солдатлар күмелгән урыннарда булып, каберләренә чәчәкләр салдылар.
8 май көнне шулай ук 352 нче укчы дивизия стеласы янында тантаналы шартларда веноклар салу оештырылды, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинга стела ачу тантанасында аның оныгы һәм оныкчыгы чыгыш ясады.
Бу көнне узган бәйрәм чаралары "Мәңгелек ут" мемориалы янында "Не гаснет памяти свеча" дип исемләнгән Хәтер митингы белән төгәлләнде. Анда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт программасы күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа