Фәнис Яруллин – халык җырчысы
9 февраль көнне татар халкының бөек язучысы Фәнис Яруллинга 75 яшь тулган булыр иде.
Шәһәребезнең 18 нче урта мәктәбендә олуг әдипнең истәлегенә багышланган әдәби-иҗади кичә үтте. Кичәдә мәктәбебезнең 6 нчы, 7 нче, 8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар аянычлы язмышка дучар булган, шуңа да карамастан, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес - Фәнис Яруллинның иҗатына битараф түгел икәнлекләрен күрсәттеләр. Аның әсәрләре аша балалар башлангыч сыйныфтан ук тәрбияләнә башлый. Кичәдә ул әсәрләр кабаттан искә төшерелде: шигырьләре, хикәяләреннән өзекләр укылды, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды. Әлбәттә, язучының тормыш юлына күзәтү ясамыйча булдыра алмадык. Кичәдәге әлеге матур мизгелләр һәрберебезнең хәтерендә озак сакланыр. Ә без аның әсәрләрен өйрәнүне, иҗатына багышланган чаралар үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.
Зилә ГАРИФУЛЛИНА,
18 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа