Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Файдасыз арадашчылар кирәк түгел!

Хөрмәтле газета укучылар, мин сезнең белән үземнең һәм Карабаш халкының моң-зарлары белән уртаклашырга булдым әле.

Карабаш халкы
соравы буенча
Мәрзия ЗАРИПОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
"ЕРЦ" (Бердәм исәп-хисап үзәге) дип аталган җирдән ай саен коммуналь хезмәтләргә, утка-суга, җылылыкка бәяләр чутлап чыгарылган кәгазьләрне китергәндә халыкның күпме нервысы таушала.
Безнең Карабаш бистәсендә дә "Водоканал" дигән оешма бар. Штаты шыплап тутырылган. Ай саен исәп-хисап приборларыбыздагы саннарны шуларга барып хәбәр итеп тора идек. Ни хикмәт, менә ничәнче ай инде фатирларда күпме су акканын җыюны яңа гына ачылган җаваплылыгы чикләнгән "ЖКХ" җәмгыятенә тапшырганнар (суга бернинди катнашы булмаса да). Шул көннән китте дә инде барлык буталчыклык һәм һәртөрле аңлашылмаучанлыклар. Бу оешманың кайда урнашканын халык юньләп белми дә. Карабаштан чыгып китә торган чатта урнашкан икән ул.
Аннары, җәмәгать, төрледән-төрле арадашчылар да күбәеп китте соңгы вакытларда. Башта, мәсәлән, йортыбыздагы ике хатын-кыз кереп карый. Алар саннарны язып алып, "ЖКХ"га илтеп бирә. Ә болары, үз чиратында, Бөгелмә "Водоканал"ына илтә. Монысы инде Бердәм исәп-хисап үзәгенә тапшыра. Менә шундый юллар үткәннән соң су күрсәткечләре берничә мәртәбәгә артып, безгә түләү кәгазьләре килеп ирешә.
Бу ОДН дигәннәре дә тәмам интектерде халыкны. Килгән кәгазьләрне ай саен түләп барам. Тик шулай да барыбер ай саен "долг" дигән графада саннар була. Тәмам туйдым мин ул сүздән.
Беренчедән, берсе өстендә берсе утырган арадашчы оешмалар кирәкме безгә? Икенчедән, нигә алай түгел, болай бу дип сораганда, ул оешмалардагы хезмәткәрләр, без белмибез дип, тик утыралар. Турыга да эшләп була, ләбаса. Аллаһка шөкер, электриклар аерылды ЕРЦдан.Газовиклар да үзләренең егетләрен җибәрәләр. Бу мәсьәләдә җаныбыз тыныч, вакытын вакытка түләп барабыз, барысы да ап-ачык, барысы да аңлаешлы. Суга түләү квитанцияләре дә аерым булса, счетчигыбызга карап язып түләр идек. Болай җәфа чикмәс идек.
Бөгелмәдә, газеталарда язылганча, шәһәр депутатлары халыкны кабул итәләр, гозерләрен тыңлыйлар, ичмасам. Ә Карабашта андый хәлләр булмады да, булмас та инде. Югыйсә, бездә дә бар алар, урам саен дигәндәй сайландылар. Ә бүген берсен дә күргән юк. Сайлау вакытында сандугач булып сайрарга килеп чыгарлар әле "ояларыннан".
Озын сүзнең кыскасы, әйтәсе килгән сүзем шул: юк-бар эшне дә халык өчен катлауландырып маташмасыннар иде яшь түрәләр. Газ һәм электр энергиясе кебек суга да аерым квитанция җибәрерләр әле дигән өметтә калабыз. Бу мәсьәләнең уңай чишелеш табасына ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса