Ил-көн сулышы

Файдалы курслар

Быел җәй көне Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан, Төркия дини эшләр идарәсе белән берлектә, Истанбулда балалар өчен Коръән һәм төрек телен өйрәнү курсы оештырылды. Мәчетләр каршында оештырылган укуларга йөргән, төрле дини чараларда, конкурсларда катнашкан 18 малай һәм 18 кыз 26 июльдән 26 августка кадәр Истанбулда укыдылар. Алар өчен төшке ашка...

Быел җәй көне Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан, Төркия дини эшләр идарәсе белән берлектә, Истанбулда балалар өчен
Коръән һәм төрек телен өйрәнү курсы оештырылды.
Мәчетләр каршында оештырылган укуларга йөргән, төрле дини чараларда, конкурсларда катнашкан 18 малай һәм 18 кыз 26 июльдән 26 августка
кадәр Истанбулда укыдылар. Алар өчен төшке ашка кадәр дәресләр үткәрелеп, аннары мәдәни чаралар, мәчетләргә экскурсияләр оештырылды.
Балалар республиканың төрле районнарыннан җыелган иде, дип хәбәр итә Диния Нәзарәте матбугат хезмәте.