Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Эсселек беренче нәтиҗәләрен күрсәтә башлады

Русиядә эсселек дәвам итә. Соңгы атналарда синоптиклар һәр дүшәмбе саен: "Киләсе атнадан суыта башлый, яңгырлар китә", - дип ышандырсалар да, ул "киләсе атна" һаман да килеп җитә алмый. Шулай итеп, бу атнада да Русиянең кайбер төбәкләрендә 40 градуска кадәр эсселек хакимлек итә. Мәсәлән, Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә, Курган, Оренбург төбәкләрендә 38-39...

 

Русиядә эсселек дәвам итә. Соңгы атналарда синоптиклар һәр дүшәмбе саен: "Киләсе атнадан суыта башлый, яңгырлар китә", - дип ышандырсалар да, ул "киләсе атна" һаман да килеп җитә алмый. Шулай итеп, бу атнада да Русиянең кайбер төбәкләрендә 40 градуска кадәр эсселек хакимлек итә.

Мәсәлән, Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә, Курган, Оренбург төбәкләрендә 38-39 градус җылы тора. Башкортстанның далалы төбәкләрендә һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында эсселек 38 градуска кадәр җитәчәк, ди һава торышы белгечләре. Шул ук вакытта Татарстанда урыны-урыны белән яңгыр явуы да ихтимал икән. Моннан тыш, атнага бер диярлек МЧСтан смс-кисәтүләр килгәләп тора. Йә җил-давыл, йә яшенле яңгыр, яки боз яварга мөмкин дип кисәтәләр.

Бик кызу булса да, Татарстанның кайбер районнарында яңгыр яугалап тора. Бу яктан бигрәк тә Яшел Үзән районы "бәхетле" - атнага бер булса да яңгыр явып китә. Шуңа күрә агач-куаклар, үләннәр хәзергә яшеллеген җуймаган ди. Мөслим якларында да яңгыр ярыйсы гына яугалаган диделәр. Әтнәнең кайбер авылларында соңгы яңгыр 24 июльдә яуган. "Шуннан бирле тамчы да тамганы юк, бөтен нәрсә корый, яфраклар саргая, җир кибә", - диделәр ул якларга кайтып йөрүчеләр. Апаста шулай ук корылык. "Бәрәңге сабакларының 70 проценты корыган.

Бәрәңгене казый башласаң, җирдән яртылаш пешкән бәрәңге чыга", - дип сөйләде Апас кызы. Быел күп кешедә кишер дә бик начар икән.

Көннәрнең кызу торуы нәтиҗәсендә табигатьтә кайбер сәерлекләр дә күзәтелә икән. Әйтик, Казан тирәсендә галәмәт зур яшел чикерткәләр пәйда булган, тараканга охшаган зур бөҗәкләр күренгәли башлаган, зур энә караклары активлашкан. Ә менә черкиләр быел бик аз. Монысы да эсселек галәмәтедер инде, мөгаен.

Кайберәүләр кызу көннәрнең файдалы якларын да таба. Әйтик, Түбән Камадагы танышларыбызның грушасы көньяк төбәкләрдәге шикелле үк сусыл, зур, татлы булып өлгергән. Бик күпләрнең карбызлары җитешкән, вак булса да гаҗәеп татлы ди. Ә кайбер кешеләрнең быелгы җәйдә икенче тапкыр утыртылган кыярлары үсеп килә, икенче берәүләр дүртенче кат редиска уңышы җыярга әзерләнә. Бакчада кура җиләкләре яңабаштан чәчәк атып маташалар, җимешләнгәннәр, кайбер кешеләрнең викторияләре чәчәк аткан ди. Хәер, без боларны сәерлек дип кабул итсәк тә, соңгы елларның август-сентябрь айларында агач-куаклар шактый еш саташкалый икән. Әйтик, 2010 елның август уртасында Казанда, 2013 елның август ахырында Урыссуда, 2014 елның көзендә Балтачта алмагачлар чәчәк аткан булган. Шулай булгач, тиздән безнең дә җылы яклардагы кебек бер җәй эчендә икешәр уңыш җыя башлавыбыз бик мөмкин. Эссегә түзеп булса, билгеле.

P.S. Синоптиклар бу көннәрдә Татарстанда һава торышы бозылачак дип кисәтә. Урыны белән яшенле яңгыр, кайбер районнарда боз явачак, көчле җил (секундына 17-22 метр тизлектә) чыгачак.

Татарстан яшьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса