Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Эчкечелек юньлегә илтми

Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы ел дәвамында Бөгелмә районында һәм шәһәрдә 100 янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Р.ХӨСНЕТДИНОВ,
ТР буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы дәүләт учреждениесенең Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы.

Бу фаҗигаләрдә 14 бөгелмәле һәлак булган, 6 кеше исә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Ут белән саксыз эш итү, җылыту приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү янгын чыгуның төп сәбәпләре булып тора. Спиртлы эчемлекләр кулланган кешеләр аркасында ут чыгу оч-ракларының артуы күзәтелә. 14 кешенең 12се фаҗига вакытында исерек булганы ачыкланган. Еш кына исерекләр үзләре генә янгын корбаны булып калмыйлар, ә якыннарының, туганнарының, күр-шеләренең сәламәтлеген дә куркыныч астына куялар. 10 декабрьдә төнге 1 нче 42 минутта Воровский урамындагы 60 нчы йортның 29 нчы фатирында чыккан янгын моның ачык мисалы булып тора. Фатир хуҗасы һәм аның белән яшәүче хатын тәртипсез тормыш алып баралар, көне-төне спиртлы эчемлекләр кулланалар, тәмәке тарталар, фатирны җыештырмыйлар, чүп оясына әверелдерәләр. Нәтиҗәдә, ут белән саксыз эш итү аркасында, фатирда янгын чыга. Өйдәге чүп-чар янгын сүндерүчеләргә нык комачаулый һәм кадерле минутлар югала. Төрле тән җәрәхәтләре алган фатир хуҗасы белән хатын Бөгелмә үзәк хастаханәсенә озатыла. 3 сәгать 3 минутта шушы ук йортта, янгын чыккан фатирдан бер кат өстәрәк, 32 нче фатирда 1951 елгы ир-атның мәете табыла. Бу ике вакыйга арасында элемтә бармы-юкмы икәнлеген тикшерү күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса