Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Чит илләрдә аңа хөрмәт зур

Узган гасырда Харбин, Токио, Хельсинки, Тампере һ.б. чит калаларда татар мәктәпләре гөрләп эшли. Аларда Тукай иҗатын өйрәнүгә зур урын бирелә. Педагогик ихтыяҗны күздә тотып, төрле дәреслек-әсбаплар төзелә. Бу яктан аеруча Сания Гыйффәт язган "Уку китаплары" игътибарга лаек. Аларда бөек шагыйрьнең "Туган тел", "Пар ат", "Исемдә калганнар" һәм башка бик күп...

Төрле чыганаклардан
Ә.КӘРИМОВА әзерләде.
Бөгелмә шәһәре.

Төркиядә нәшер ителгән "Kazan" журналы 1970-1980 елларда Тукайга аеруча киң урын бирә. Бу мәҗ-муганың һәр санында диярлек (журналның барлыгы 23 саны дөнья күрә) шагыйрьгә мөнәсәбәтле материаллар бирелә. Мәсәлән, аның 1972 елгы 7 һәм 8 нче саннарында "Шиһаб хәзрәт", 1973 елның 10 нчы санында "Шагыйрь", "Өзелгән өмид", "Кемнән ярдәм эзләргә?" һ.б. шигырьләре татар һәм төрек телләрендә басылган.

Чит илләрдә Габдулла Тукайның китапларын, әсәрләрен бастыру, пропагандалау белән бергә, аның хакында гыйльми-тәнкыйди язмалар, уйлану характерындагы мәкаләләр дә дөнья күрә. Бу төр материаллар аеруча "Яңа милли юл" журналында күп. Басма баштарак "Милли юл" дип аталган. Билгеле булганча, журнал 1928-1930 елларда Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә Берлинда чыга. Язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Тукай турында менә болай ди: "Үзенең мохитенең шатлыгын, кайгысын, дәрден шигырь төсенә сугучы бер тел остасыдыр. Аның яшәгән, язган дәвере бездә милләтчелекнең иң кайнаган, милли теләкләрнең берсе өстенә берсе үсеп, тирә-якны тутырган вакыт булганга, ул шул теләкләргә, омтылышларга бер шигырь төсе бирүче, чуалчык фикерләрдән туган агымларга тугры юл күрсәтергә теләүче милләт хезмәтчесе, милли шагыйрьдер… Бөтен кыска гомере буенча ул… милли юлдан һичбер тайпылмыйча, кабергә кадәр милләт җырын җырлап, милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесеннән көлеп, үзенең милләтчелек калыбына сугып киләдер…"

Белүебезчә, Габдулла Тукай Гаяз Исхакыйның бөеклеген, милләт юлында никадәр олуг эшләр башкаруын таныган. Үз чиратында, "Инкыйраз" авторы да Кырлай егетенең татар яшәешендә, милли барлык, хөрлек өчен көрәштә бөек бер көч, рухландыргыч әләм, символ булуын бик яхшы аңлый һәм гомере буена аңа ихтирамын, хөрмәтен белдереп килә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Тукай шагыйрь Гаяз Исхаки Турция