Чит илләрдә аңа хөрмәт зур
Узган гасырда Харбин, Токио, Хельсинки, Тампере һ.б. чит калаларда татар мәктәпләре гөрләп эшли. Аларда Тукай иҗатын өйрәнүгә зур урын бирелә.
Педагогик ихтыяҗны күздә тотып, төрле дәреслек-әсбаплар төзелә. Бу яктан аеруча Сания Гыйффәт язган "Уку китаплары" игътибарга лаек. Аларда бөек шагыйрьнең "Туган тел", "Пар ат", "Исемдә калганнар" һәм башка бик күп...