Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бюджет үтәлеше – тотрыклы үсеш өчен алшарт

12 ноябрь көнне хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров рәислегендә "2014 елның беренче яртыеллыгы буенча Бөгелмә муниципаль районы бюджетын оештыру һәм аның үтәлеше турында" дигән темага киңәшмә булып узды. Анда оешма-предприятие җитәкчеләре, башкарма комитет белгечләре, контроль-надзор органнары вәкилләре, җирле массакүләм матбугат чаралары журналистлары катнашты.

Линар Закиров киңәшмәнең актуаль булуын ассызыклап: "Бюджет үтәлеше шәһәр һәм районның тотрыклы үсеше өчен алшарт булып тора. Социаль юнәлештә эшләүче учреждениеләр бюджет аша тотыла, хезмәт хакы түләнә, социаль программалар гамәлгә ашырыла һ.б. Билгеле инде, бу чараларның барысы да салым һәм салым булмаган кертемнәр аша финанслана", - диде.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мурад Булгаков чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы елның 9 аенда муниципаль районның тупланма бюджетына салым һәм салым булмаган түләүләрдән 692,8 миллион сум (еллык планның 70,7 процентын тәшкил итә) күләмендә керем алынган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 88,2 процент дигән сүз. Бюджет кеременең төп өлешен физик затлардан алынган салымнар, җир һәм транспорт салымнары тәшкил итә.
Докладчы әйтүенчә, керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең эше активлаштырылган. 140 җитәкче катнашында 7 тапкыр комиссия утырышы, хезмәт законнарын саклау мәсьәләләре буенча 29 тикшерү уздырылган, аларда хезмәт хакларын, отпускларны түләү, аның күләме өлкәсендә
хокук бозулар ачыкланган.
М. Булгаков шулай ук 9 айлык эш нәтиҗәләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре өлеше 23 процент тәшкил итүен, бу 2013 елның шул чорына караганда 0,3 процентка артыграк икәнен әйтеп узды. "Әлеге сферада 3,5 мең предприятие һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып бара, аларда җәмгысе
7 меңгә якын кеше эшли", - диде докладчы.
"Лизинг-грант" дәүләт ярдәме программасын гамәлгә ашыруның чираттагы этабында (ул агымдагы елның сентябрь - октябрь айларында уздырылды) Бөгелмә эшмәкәрләре тарафыннан 6 проект тәкъдим ителгән, гомуми суммасы 1,2 миллион сумга якын булган 3 проект (җаваплылыгы чикләнгән "Подгорный", "Балкыш" һәм "Бөгелмә тегү фабрикасы" җәмгыятьләре) РТ Икътисад министрлыгының конкурс комиссиясе тарафыннан җиңүче дип табылган.
Линар Закиров шәһәрдә һәм районда эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр мәсьәләсендә җитәкчеләрнең игътибарын инвес-тицияләр өчен муниципаль районда барлык шартларны тудыруга, урта һәм кече бизнеска мәйданнар булдыруга аеруча игътибар итәргә кирәклеккә юнәлдерде. "Шул рәвешле, салым кертемнәрен арттыруга ирешергә мөмкин", - диде ул.
РФ Пенсия фондының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Зоя Калин, Бөгелмә муниципаль районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рәмзия Мөкыймова, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 17 нче регионара инспекциясе җитәкчесе Марат Мөхәммәдиев, мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Олег Сурменев хисап тоттылар.
Киңәшмә ахырында салымнар һәм керемнәр җыю өчен җаваплы җитәкче-белгечләрнең эшне активлаштырулары нәтиҗәсендә тупланма бюджетның октябрь ае планы 117,4 процентка үтәлгәнлеге, ягъни билгеләнгәннән тыш казнага 16 миллион сумнан артык акча кергәнлеге ассызыкланды. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры ел ахырына кадәр бик аз вакыт калып баруын искәртеп, җитәкче-белгечләргә күрсәткечләрне яхшыртуны йөкләде.
Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса