Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бәйге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте Татарстан Республикасында яшәп иҗат итүче рәссамнар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан итә.

Конкурска дүрт номинациядә каралачак эшләр кабул ителә: "Буяу белән эшләнгән картиналар" ("Живопись") - Татарстан Республикасында нефть сәнәгатенең тууын, "Татнефть" компаниясенең барлыкка килү чорын, Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган, сюжетлы тематик полотнолар, портретлар; "Графика" - жанрлы әсәрләр, портрет; "Сынлы гамәли сәнгать" ("Декоративно-прикладное ис-кусство"); "Скульптура".
Бәйге ике этапта узачак. Беренче этапта (2015 елның 1 - 27 февралендә) әзер эшләрнең фотосурәтләре электрон вариантта кабул ителәләр. Бу этапның җиңүчеләре алдагы этапта катнашу хокукына ия булалар һәм оештыру комитеты 2015 елның 7 мартына кадәр аларга бу хакта хәбәр җибәрәчәк. Бәйгенең икенче этабы 21 мартка кадәр дәвам итәчәк , анда инде оештыру комитеты хезмәтләрнең төп нөсхәләрен кабул итәчәк.
Бәйгедә катнашучыларның хезмәтләре 2015 елның апрелендә узачак күргәзмәгә куелачак. Җиңүчеләр һәм номинация призёрларына акчалата премияләр тапшырылачак.
Юбилей уңаеннан уздырыла торган бу акциянең төп максатлары арасында Бөек Ватан сугышы елларында фашизмга каршы алып барылган канлы көрәштә халкыбыз күрсәткән батырлыклар турындагы хатирәләрне саклау; Татарстан нефтьчеләренең сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләрен чагылдыру, аларның Бөек Җиңүгә керткән өлешләрен күрсәтү; үз Ватанын сөю традицияләрендә җәмгыятькә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү; Татарстанда яшәп иҗат итүче профессиональ рәссамнарның халкыбызның сугышчан-тарихи узганнарын чагылдыруда ирешкән казанышларын күрсәтү һәм иҗатларын пропагандалау ниятләре дә бар.
Бәйгенең шартлары белән якыннанрак танышырга теләүчеләр "Татнефть" җәмгыятенең рәсми сайтындагы "Вели-кая Победа" бүлегенә кереп карый ала-
лар: www.70letpobeda.tatneft.ru. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(8553) 373-209, 373-788. Заявкалар һәм эскизларны электрон почта аша түбәндәге адреска җибәрә аласыз: alparova@tatneft.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса