Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бурычлы башкаларга да көн күрсәтми...

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориясендә халыктан торак-коммуналь түләүләрен җыйнау мәсьәләсендә бик кискен хәл килеп туды. Бүгенге көндә бу өлкәдә халыкның бурычы 185 миллион сумга җитте. Квартплаталарны вакытында түләмәүче гражданнар гаебе белән идарәче компания- ләрнең тәэминатчылар каршында бурычлары арта бара, бу исә, үз чиратында, торак йортларны, ишегалды территорияләрен карап тоту...

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориясендә халыктан торак-коммуналь түләүләрен җыйнау мәсьәләсендә бик кискен хәл килеп туды.
Бүгенге көндә бу өлкәдә халыкның бурычы 185 миллион сумга җитте. Квартплаталарны вакытында түләмәүче гражданнар гаебе белән идарәче компания-
ләрнең тәэминатчылар каршында бурычлары арта бара, бу исә, үз чиратында, торак йортларны, ишегалды территорияләрен карап тоту җәһәтеннән сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә өзеклекләр китереп чыгара. "Бурычлы үлми, әмма көн дә күрми" дигән халык мәкале бар, бу очракта аны "бурычлы башкаларга да көн күрсәтми" дип тулыландыру урынлы булыр иде. Гражданнарның торак-коммуналь түләүләре мәсьәләсендә законда каралган бурычларын үтәүгә ваемсыз каравы бурычлыларга карата кискен чаралар күрергә мәҗбүр итә. Шулай ук түләмәүчеләрнең кемнәр икәнлеге дә киң җәмәгатьчелеккә игълан ителә.
Менә алар бурычлыларның бер өлеше:
Б. Хмельницкий урамы, 10 нчы йортта: 39 нчы (119 мең сум); 50 нче (124 мең сум) квартирлар.
В. Ленин урамындагы 2 нче йортта: 80 нче (173 мең сум) һәм 170 нче (165 мең сум) квартирлар.
В. Ленин урамындагы 3 нче йортта: 36 нчы (131 мең сум); 68 нче (159 мең сум); 100 нче (139 мең сум) квартирлар.
Г. Гафиятуллин урамы, 11 нче йорт, 62 нче квартир (162 мең сум).
Г. Гафиятуллин урамы, 12 нче йортта: 25 нче (80 мең сум); 79 нчы (93 мең сум) квартирлар.
Г. Гафиятуллин урамы, 17 нче йорт, 61 нче квартир (122 мең сум).
Г. Гафиятуллин урамы, 18 нче йорт, 59 нчы квартир (154 мең сум).
Г. Гафиятуллин урамы, 19 нчы йорт, 33 нче квартир (147 мең сум).
Г. Гафиятуллин урамы, 20 нче йорт, 49 нчы квартир (80 мең сум).
Г. Гафиятуллин урамы, 21 нче йорт, 67 нче квартир (86 мең сум).
Бурычлылар турында мәгълүмат атна саен яңартып торыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса