Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Болары – бигрәк мөһим

Шимбә көнне узган киңәшмәдә район башлыгы Илдус Касыймов язның иң мөһим беренчел бурычларын ачыклады: алда торган чәчү кампаниясе һәм район территориясен чистарту.

Марина КОЛЕСНИКОВА.
Автор фотосы.

Киңәшмәдә язгы кыр эшләрен башкаруга бәйле төп проблемаларга җентекле сөйләшү булды. И.Касыймов районда әле эшкәртелмәгән җирләр дә барлыгын искәртте: "Моңа юл куярга ярамый - көздән эшкәртелмәгән җирләр хәзер, һичшиксез, тәртипкә китерелергә тиеш", - диде ул район хуҗалыклары башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Александр Малыхин чәчү кампаниясенең башланып китүе турында сөйләде. Сүзне ул техниканың әзерлегеннән башлады. "Подгорный", "Рассвет", "Березовка" җәмгыятьләре техниканы бик яхшы әзерләгәннәр. Әмма барлык техника һәм чәчкечләр дә бу көннәрдә басуда булырга тиеш саналса да, аларны әзерләү эшенә бөтенләй керешмәгән хуҗалыклар да бар икән.

Район хуҗалыкларына 49 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән. Аның 28 миллион сумы чәчүгә әзерлек барышында тотылган инде. Апрель аена 500 тоннадан артык бирелгән дизель ягулыгы дәүләт тарафыннан олы ярдәм, дип саный авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры И.Касыймов хуҗалыкларга беркетелгән җаваплы затларның докладларын да тыңлады. Хәзер алар басуларда эшнең барышы турында һәр көнне хисап тотачак. Сабан культураларын чәчүне 9 майга төгәлләү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса