Ямьле июль аенда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Закиров "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр янында кунакта булды. Ул балаларга үз территорияләрендә җимеш бакчасы үстерергә киңәш бирде.
Приют җитәкчелеге бу идеяне хуплап күтәреп алып, акция уздырырга ниятләде һәм әлеге эш башланып китте. Җаваплылыгы чикләнгән "Горзеленстрой" җәмгыяте (җитәкчесе - Людмила Венкова), Бөгелмә аграр көллияте (директоры - Фәрит Гатин), Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте (директоры - Фәрит Кәлимуллин) коллективлары территориядәге иске агач-куакларны кистеләр, җирне сөрүдә ярдәм иттеләр.
Бүгенге көндә бакчага утырту өчен үсентеләр җыю эше бара. Бу игелекле гамәлне башкарып чыгуда ярдәм итәргә теләгән бөгелмәләргә приют коллективы һәм анда тәрбияләнүчеләр бик шат булачак.
Светлана КИРДИНА,
приют директорының тернәкләндерү
һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары.