Тормышның заманча шартлары балаларны туган якларының патриотлары итеп тәрбияләүне мөһим таләп итеп куя. "Ялкын" приюты системасындагы тәрбия эшләрендә патриотик тәрбия иң алдынгы юнәлешләрнең берсе булып тора. Бары тик патриотлык хисләре нигезендә генә Ватанга мәхәббәт уяна, ныгый. Ул тирә-як табигать, халык сәнәгате һәм практик эшчәнлек йогынтысында барлыкка килә. Безнең приютта Бөек...
Г. КӘРИМОВА,
"Ялкын" приюты тәрбиячесе.
4 сентябрь көнне Чаллының "Ал паруслар" ял-сәламәтләндерү лагеренда "Робинзон" региональ хәрби-патриотик слеты узды.
Бәйгедә безнең шәһәрне Г. Кәримова җитәкчелегендәге "Патриот" яшь тәрбияләнүчеләр командасы тәкъдим итте. Җиңүгә ышанган балалар матур хыяллар белән юлга кузгалдылар. Чаллыда безне "Асылташ" тернәкләндерү үзәге вәкилләре каршы алды. Чара программасы белән танышканнан соң, катнашырга теләк белдергән барлык 8 команда да "Ал паруслар" лагерена юл алды. Ярышлар Кама елгасы ярында - гүзәл көзге урманда үтте.
Бөгелмә шәһәренең "Визит карточкасы"н лаеклы тәкъдим итүе Чаллы шәһәренең яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү комиссиясе рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Уразаев тарафыннан да билгеләп үтелде.
Каршылыкларны лаеклы үтеп чыгып, чыдамлык күрсәткән егет-кызларыбыз белән горурланабыз: противогаз киеп йөгерүдә - Анастасия Игнатьевага, Анатолий Чухаревка; Калашников автоматын сүтеп-җыюда - Денис Исхаковка, Ольга Игнатьевага; пневматик коралдан атуда Роман Даниловка тиңнәр булмады. Интеллектуаль турда да балалар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Чираттагы "Лазертак туры" зур кызыксынучанлык тудырды, биредә балалар үзләрен төз атучылар итеп таныттылар. "Кыр ашханәсе" турында конкурсантлар иҗади күзаллау һәм күңел фантазияләрен эшкә җиктеләр. Биредә дә яшь патриотларыбыз үзләренең бердәмлекләрен күрсәттеләр.
Слетта актив катнашканы өчен безнең команда Диплом һәм 3 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Чараның йомгаклау этабында шәһәрнең Иҗат сараенда урнашкан Хәрби дан музеена мавыктыргыч сәяхәт кылдык. Балалар зур канәгатьлек һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар.
Әлеге чараны оештыручыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. "Хәрби туганлык" десантчылар иҗтимагый оешмасы вәкилләре А. Нигъмәтуллин белән
И. Лавриковка, "Бөгелмә автомобиль транспорты" предприятиесе җитәкчесе О. Бебиковка үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге мөһим чарага әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәмнәре өчен олы ихтирамыбызны белдерәбез.