Бөгелмәнең “Радуга”халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Әйдәгез, шәфкатьлерәк булыйк!” дип аталган шигърият кичәсе узды
Бөгелмәнең "Радуга"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Әйдәгез, шәфкатьлерәк булыйк!" дип аталган шигърият кичәсе булып узды. Ул "Бугульминцы" әдәби берләшмәсе вәкиле Людмила Любимовага һәм аның иҗатына багышланды. Людмила 1959 елның июлендә Бөгелмә шәһәрендә туа. Ул - балачактан беренче төркем инвалид, диагнозы - балалар церебраль параличы (ДЦП), биш яшендә генә...
Бөгелмәнең "Радуга"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Әйдәгез, шәфкатьлерәк булыйк!" дип аталган шигърият кичәсе булып узды. Ул "Бугульминцы" әдәби берләшмәсе вәкиле Людмила Любимовага һәм аның иҗатына багышланды.
Людмила 1959 елның июлендә Бөгелмә шәһәрендә туа. Ул - балачактан беренче төркем инвалид, диагнозы - балалар церебраль параличы (ДЦП), биш яшендә генә аякларына басып йөреп китә алган. Әмма искиткеч сәләтле, акыллы, шат күңелле бу ханымга актив тормыш белән яшәргә, лаеклы белем алырга, күп дуслар булдырырга, йөрәкләргә үтеп керә алырлык матур шигырьләр иҗат итәргә һәм, ниһаять, мәхәббәтен табып, гаилә корырга, менә дигән ул һәм кыз тәрбияләп үстерергә чире киртә була алмаган. Бүген ул сөекле әби дә - оныклары бар инде.
Шагыйрәнең язганнары олы яшьтәге тыңлаучыларны бик тәэсирләндерде. Алар бик рәхәтләнеп тыңладылар, үзләре дә шигырь укыдылар һәм күп сораулар яудырдылар. Җавабында Людмила Геннадьевна үз тормышында бик күп якты һәм бәхетле мизгелләр кичерүе турында сөйләде.
-Әнием мине гадәти бала кебек тәрбияләргә тырышты, физик мөмкинлекләремә ташлама ясамады. 7 яшьтә мин мәктәпкә киттем. Дусларым, классташларым озатып куя иде үземне. Укырга өйрәнү, кулга каләм тоту бик авыр бирелде. Тик минем башкалардан калышасым килми иде. Хәтта мәктәптән чыгармасыннар өчен җәйге каникул вакытында ике кул белән язарга өйрәнергә туры килде.
Мәктәптән соң Людмила Казан хисап-кредит техникумына укырга керә, хисапчы һөнәрен үзләштерә. Әмма сәламәтлеге аңа бу эштә эшләргә мөмкинлек бирми. Әмма кыз кыенлыклар каршында сыгылып төшә, читтән ярдәм көтеп утыра торганнардан түгел, 15 ел чәчтарашта кассир булып эшли ул. Ә инде кризислар башланган дәһшәтле елларда хәтта үз бизнесын да оештырып карый.
Людмила Любимова - гаҗәеп кеше. Язмыш аңа күпме кыенлыклар, авырту-сызланулар йөкләгән! Мондый хәлләрдә рәнҗемичә, явызланмыйча, сыгылмыйча кала алу һәркемнең дә кодрәтеннән килми. Ә ул зарланырга уйламый да! Сөенеч тулы күңел белән таңнарны каршылый, һәр үткән көненә мәдхия укый. Тулы канлы тормыш белән яши һәм башкаларга да рәхәтләнеп ярдәм итә.
Мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Әмма аларны үскәч, тормышта җитлеккәч кенә бастыра. Хәзер инде берничә җыентык авторы ("Свет души", "Дорогу осилит идущий", "Давайте будем добрее!", "Поговорим о счастье", "Божья тропа"). Саф күңелле, күзәтүчән, күпне күргән-кичергән бу соклангыч ханымның иҗаты да яшәүгә омтылыш, дәрт, оптимизм, толерантлыкка өндәү, кешеләргә ышаныч белән сугарылган.
Рәзилә ШАКИРОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа