Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәләрнең тормыш иминлеге хакына

Россия күләмендә оештырыла торган бу чара тормыш иминлеген тәэмин итү өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәте булдыру юнәлешендә эшләү; үсеп килүче яшь буынның тормыш куркынычсызлыгы культурасын үстерү; "Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре" фәне дәресләрендә үзләштергән теоретик белемнәрне гамәлдә ныгыту; "Куркынычсызлык мәктәбе" дип атала торган балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтен популярлаштыру; төрле куркыныч хәлләрдә үзүзеңне тоту һәм...

Россия күләмендә оештырыла торган бу чара тормыш иминлеген тәэмин итү өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәте булдыру юнәлешендә эшләү; үсеп килүче яшь буынның тормыш куркынычсызлыгы культурасын үстерү; "Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре" фәне дәресләрендә үзләштергән теоретик белемнәрне гамәлдә ныгыту; "Куркынычсызлык мәктәбе" дип атала торган балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтен популярлаштыру; төрле куркыныч хәлләрдә үзүзеңне тоту һәм тиешле гамәлләрне аңлы төстә эшләү күнекмәләре булдыру; янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләренең әһәмиятен аңлату,
абруен күтәрү максатыннан үткәрелә.
"Янгын чыккан очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре", "Ут сүндерү җайланмасыннан файдалану тәртибе", "Табигый һәм техноген характердагы каза килгәндә, кешеләрнең гамәлләре", "Террорчылык акты янаганда ни эшләргә?", "Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү", "Гражданнар оборонасында "Внимание, всем!" сигналы" дигән темаларга узачак дәресләрдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР идарәсе Бөгелмә муниципаль районы бүлеге хезмәткәрләре, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучылары, янгын сүндерүчеләр һәм башка белгечләр катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса