Бөгелмәдә зональ семинар узды
Бөгелмәдә 13 - 14 май көннәрендә "Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә торган (заманча) дәрес проектлаштыру" темасына зона семинары булып узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск һәм Бөгелмә педагоглары катнашты. Болар - инглиз, рус, татар теле, математика һәм тарих фәннәре укытучылары. Барлыгы 300гә якын кеше. Педагоглар ике көн...
Бөгелмәдә 13 - 14 май көннәрендә "Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә торган (заманча) дәрес проектлаштыру" темасына
зона семинары булып узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск һәм Бөгелмә педагоглары катнашты. Болар - инглиз, рус, татар теле, математика һәм тарих фәннәре укытучылары. Барлыгы 300гә якын кеше.
Педагоглар ике көн дәвамында яңа дәүләт стандартлары белән дәрес формалаштыру серләренә төшенде. Кереш сүзне 6 нчы мәктәп директоры (семинарның 1 нче көне 6 нчы мәктәптә узды) Вячеслав Парфенов алды. Ул семинарга килгән укытучыларны сәламләде һәм аларны мәктәп тормышы белән таныштырды. 6 нчы мәктәп - Татарстанда гына түгел, бөтен Россиягә даны таралган мәктәп. Биредә гади балалардан сәләтле, талантлы укучылар үстерәләр. Мәктәпнең горурлыгы Алексей Красников - шуларның берсе. Ул шушы көннәрдә Кытайдан кайтып төшәргә тиеш. Укучы физика буенча Азия олимпиадасында катнашып, көмеш медальгә лаек булган. Июль аенда аны шул ук фән буенча Һиндстанда узачак Халыкара олимпиадада көтәләр. Аннары сүзне педагогия фәннәре кандидаты, доцент, өстәмә профессиональ белем бирүче Дәүләт автономияле учреждениесе "Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты"ның гомуми һәм коррекцион психология, педагогия кафедрасы мөдире Светлана Фәттаховага бирделәр. Ул традицион заманча дәресләр, аларны оештыру һәм бәя бирү турында, бүгенге белем бирү технологияләренең федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыруда мөһим корал була алуын аңлатып китте.
2015 - 2016 уку елында Россиядә барлык урта белем бирү учреждениеләре белем бирүдә федераль дәүләт стандартына күчә. Әлеге үрне башлангыч сыйныфта укучылар инде үткән, хәзер яңа федераль дәүләт стандартлары буенча белем алуга урта сыйныф укучылары күчә. Шул рәвешле заманча белем бирү укучыны шәхес буларак формалаштыру максатында алып барылачак. Бу эшкә һәр педагог үз күзлегеннән карый. Азнакай районы Актүбә бистәсенең 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мортазина әлеге семинарга эләгүенә бик шатланган: "Моңа кадәр семинарларга Казанга йөри идек, бу юлы җайлы булды әле, семинар Бөгелмәдә уза. Миңа бу семинарларда иң ошаганы практик өлеш: монда укучының гына түгел, укытучының да белем дәрәҗәсенә бәя биреп була, аннары төрле алымнарны кулланып эш итәргә яңа күнекмәләр алабыз бит", - дип сөйли. Боларга укытучылар семинарның икенче көнендә өйрәнде. Алар һәр фән буенча бүленеп, 2 нче лицей, 7 нче гимназия, 6 нчы һәм 11 нче мәктәпләрдә, Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә практика узды, фән укытучыларында ачык дәресләрдә катнашты, методик кулланмалар әзерләргә өйрәнде. Соңыннан белем дәрәҗәсен үстергән педагогларга квалификация сертификатлары тапшырдылар.
Бу укытучыларның Бөгелмәдә булган соңгы очрашуы түгел. Җәй ахырында безнең шәһәрдә август конференциясе узачак. Анда республиканың бар районнарыннан педагоглар җыелыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа