Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә яшьләрне кабул итүнең бердәм көне

Татарстан Республикасында Яшьләр көне уңаеннан "Яшьләрне кабул итүнең бердәм көне" акциясе узачак. ТР Дәүләт Советының Иҗтимагый яшьләр палатасы инициативасы белән уздырыла торган бу чара кысаларында, 28 июнь көнне "Единая Россия" партиясенең барлык җирле бүлекчәләрендә сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр яшь парламентарийлар гражданнарны кабул итәчәк. Яшьләр бу көнне үзләре теләгән бөтен...

 

Татарстан Республикасында Яшьләр көне уңаеннан "Яшьләрне кабул итүнең бердәм көне" акциясе узачак. ТР Дәүләт Советының Иҗтимагый яшьләр палатасы инициативасы белән уздырыла торган бу чара кысаларында, 28 июнь көнне "Единая Россия" партиясенең барлык җирле бүлекчәләрендә сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр яшь парламентарийлар гражданнарны кабул итәчәк. Яшьләр бу көнне үзләре теләгән бөтен сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Сораулар, Иҗтимагый палатада каралганнан соң, ТР Дәүләт Советы депутатларына тапшырылачак.

Бөгелмәдә "Единая Россия" партиясенең җирле кабул итү бүлеге түбәндәге адреста урнашкан: Муса Җәлил урамы, 31. Яшь гражданнарны ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы Алексей Сергеевич Мухалёв кабул итәчәк. Алдан язылып кую өчен телефон: 4-03-99.

Белешмә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы 2004 елда киңәш-табыш итү, консультация бирү органы буларак оешкан иде. Аның составына ТР Дәүләт Советыннан ике депутат, республика яшьләр оешмаларыннан - 40, муниципаль районнар һәм шәһәр округларыннан 45 вәкил керә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасында Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре округы вәкиле - Алексей Сергеевич Мухалёв; телефоны: 8 (937) 297-28-24.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса