Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә Кызыл ромашка бәйгесе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә төрле җирләрдә очрашулар, мәдәни чаралар булып тора. Бигрәк тә мәгариф учакларында, яшь буынга тарихыбызны өйрәтү, патриотлык хисләре тәрбияләү максатыннан, 9 Май - Җиңү көненә багышланган берсеннән-берсе күркәм чаралар уздырыла. Күптән түгел шәһәребезнең 2 нче "Батыр" балалар бакчасында үткәрелгән "Кызыл ромашка" дип исемләнгән нәфис сүз,...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә төрле җирләрдә очрашулар, мәдәни чаралар булып тора. Бигрәк тә мәгариф учакларында, яшь буынга тарихыбызны өйрәтү, патриотлык хисләре тәрбияләү максатыннан, 9 Май - Җиңү көненә багышланган берсеннән-берсе күркәм чаралар уздырыла. Күптән түгел шәһәребезнең 2 нче "Батыр" балалар бакчасында үткәрелгән "Кызыл ромашка" дип исемләнгән нәфис сүз, җыр бәйгесе - моның ачык мисалы.
Конкурсны бакчада өлкән тәрбияче булып эшләүче Гөлшат Борһанова ачып җибәрде һәм алып барды. Быел май аенда илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәге турында балаларга ачык итеп аңлатып биргәннән соң, сүз күренекле каһарман якташыбыз Газинур Гафиятуллин исемен йөрткән кадет-интернат мәктәбе укучыларына бирелде. Булачак Ватан сакчылары кечкенәләр алдында бик матур чыгыш ясадылар: җырладылар, төгәл итеп маршировать иттеләр, өстәвенә, автоматны сүтеп-җыюда да маһир булуларын к үрсәт теләр. Аларга рәхмәт әйтеп озатканнан соң, нәфис сүз һәм җыр бәйгесе башланды. Бәйгедә бакчаның хезмәт коллективы /рәсемдә/, тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре дә катнашты. Әти-әниләр исә үзләренең чыгышларын видеотасмага яздырып җибәргәннәр иде, аларны бергәләп карау тәрбия юнәлешенең дөрес тарафта оештырылуына ачык мисал булды, чөнки өлкәннәр чыгышын караганда, аларның балалары, чын мәгънәсендә, газизләре өчен горурлык хисләре кичереп утырды.
Бакча мөдире Әлфирә Галәутдинова бәйгедә көч сынашучыларны кайнар сәламләде, үзе дә җыр бәйгесендә катнашты, шуның белән бөтен хезмәт коллективына матур үрнәк күрсәтте. Кечкенә сабыйларның чыгышы исә, гадәттәгечә, бик җылы кабул ителде. Шулай итеп, 25 номердан торган конкурс бер тында узды да кит те, "Сандугач" вокаль студиясе чыгышы һәм "Гармунчы" дигән дәртле бию белән тәмамланды ул.
Бәйгедә катнашкан бер генә бала да, әти-әни, тәрбиячеләр дә нәүмиз калмады, һәммәсенә истәлеккә бүләкләр һәм Дипломнар тапшырылды. Әлеге бәйге аша үсеп килүче яшь буын вәкилләре Бөек Җиңү көненең нинди бәйрәм икәненә төшенә башладылар, тарих битләренең тәүгесен ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса