Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә куркынычсызлык техникасы бозылмасын

Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәтләр алган. Әлеге фактлар республика җитәкчелеген борчый. Узган атнада Чаллыда бәхетсезлек очрагы теркәлде. Грунт ныгытылмаган булу сәбәпле, фаҗига килеп чыккан, ике төзүче күмелеп калып, вафат булган. Һәлакәтне тикшергән вакытта документларны рәсмиләштерүдә дә хокук...

Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәтләр алган. Әлеге фактлар республика җитәкчелеген борчый.

Узган атнада Чаллыда бәхетсезлек очрагы теркәлде. Грунт ныгытылмаган булу сәбәпле, фаҗига килеп чыккан, ике төзүче күмелеп калып, вафат булган. Һәлакәтне тикшергән вакытта документларны рәсмиләштерүдә дә хокук бозу очраклары булуы ачыкланган.

- Һәлак булучылар хезмәт килешүе төзелмичә генә җәлеп ителгән белгечләр булган, заказчы, ниндидер сәбәпләр аркасында, алар белән килешү төземәгән. Бу уңайдан тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Кызганыч, подрядчылар белгечләр белән тиешле килешү төземичә, аларны махсус эшләр үтәүгә җәлеп итә. Бюджет проектлары гына түгел, ә коммерциялеләр дә белгечләр белән законлы төстә эшләргә тиеш, - дип ассызыклап үтте Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Тикшерү комитетының эш бирүчене җаваплылыкка тарту турындагы инициативасын хуплавын белдерде.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм муниципаль комиссияләр республикадагы бөтен төзелеш объектларында планнан тыш тикшерүләр үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса