Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге татар гимназиясендә Тынычлык дәресләре узды

Бөтен илне тетрәндергән, Бесланда булган террорлык фаҗигасенә 1 сентябрьдә 12 ел булды. Ул чакта бер гаепсезгә 334 кеше һәлак булды, шуларның 186ы балалар иде, 560тан артык кеше яраланды, авыр психологик шок алды. Республикада терроризмга каршы юнәлдерелгән чаралар Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Бу көннәрдә илебезнең бөтен мәктәпләрендә, шул...

Бөтен илне тетрәндергән, Бесланда булган террорлык фаҗигасенә 1 сентябрьдә 12 ел булды. Ул чакта бер гаепсезгә 334 кеше һәлак булды, шуларның 186ы балалар иде, 560тан артык кеше яраланды, авыр психологик шок алды.

Республикада терроризмга каршы юнәлдерелгән чаралар Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Бу көннәрдә илебезнең бөтен мәктәпләрендә, шул исәптән Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге татар гимназиясендә дә (директоры - Фәнис Гайнуллин), "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, искә алу чаралары, Тынычлык дәресләре уздырыла.

6 сентябрь көнне гимназиянең тарих укытучысы Валентина Бусыгина 8 "Б" сыйныфы укучылары игътибарына, кызганыч, бүгенге көндә иң кискен проблемаларның берсе булган террорчылык, экстремизм темасын тәкъдим итте.

Башта укытучы әлеге коточкыч вакыйга турында сөйләп узды, аннары укучыларына шул чорда НТВ каналы төшергән террорлык акты хроникасын күрсәтте. "…Беслан шәһәреннән 60 чакрымда урнашкан Хурикау авылының беренче мәктәбендә 1 сентябрь көнне бәйрәм линейкасы вакытында мәктәп ишегалдына кораллы кешеләр бәреп керә. Тантанага җыелган халыкны алар көчләп бинага куып кертә. Бик азлар гына тотык булудан котылып өлгерә. Террорчылар өч көн буе мәктәп бинасында меңнән артык кешене - балаларны, аларның әти-әниләрен, мәктәп хезмәткәрләрен ябып тоталар. Аларга су да, азык та, медикаментлар да бирмиләр. 2 сентябрьдә Ингушетиянең экс-президенты Руслан Аушев террорчыларны берникадәр кешене булса да иреккә чыгарырга күндерә ала. Әмма имчәк балалары булган 25 хатын-кызны гына җибәрәләр. 3 сентябрьдә стихияле төстә башланып киткән операция нәтиҗәсендә тотыклар азат ителә…" Ул кинокадрларны күз яшьләрсез карау мөмкин түгел иде. Шундый җинаять кылу өчен никадәр мәрхәмәтсез, кансыз булырга кирәк!

Видеоматериалларны караганнан соң, тарих укытучысы халыкара террорчылыкның никадәр куркыныч күренеш икәнлеген, аңа каршы тору өчен бердәм, көчле булырга, Ватанны яратырга, төрле милләт һәм дин халыкларының бер-берен хөрмәт итеп яшәргә тиешлеген ассызыклады. Аннары ул төркемнәргә бүленеп, балаларга республика, сәясәтчеләргә ачык хат язарга тәкъдим итте. Өч хатның да эчтәлегендә бер мәгънә ярылып ята иде: "Беслан кабатланмасын!"

Әлфия МОСТАФИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса