Бөгелмә районында уракка төшәргә әзерләнәләр
Татарстанда корылык башланды. Бу турыда республика күләмендә узган видеокиңәшмәдә ТР Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Бу зонага Бөгелмә районы да керә. - Шуңа карамастан, 2016 ел уңышын коткарып калып була әле, моның өчен үсентеләрне махсус препаратлар белән эшкәртәбез. Бүгенге көндә малларга азык әзерләү эше белән шөгыльләнәбез....
Татарстанда корылык башланды. Бу турыда республика күләмендә узган видеокиңәшмәдә ТР Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Бу зонага Бөгелмә районы да керә.
- Шуңа карамастан, 2016 ел уңышын коткарып калып була әле, моның өчен үсентеләрне махсус препаратлар белән эшкәртәбез. Бүгенге көндә малларга азык әзерләү эше белән шөгыльләнәбез. Алдагы атнада уракка төшәчәкбез, уҗым бодае өлгереп килә. Гектарыннан 18 центнер уңыш алырбыз дип өметләнәбез, - ди Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов.
Бу атнада хуҗалыкларда комбайннар парады башланачак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа