Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмә районы авылларында референдум узачак

2016 елның 20 ноябрендә Бөгелмә муниципаль районының Берёзовка, Вязовка, Зелёная Роща, Ключи, Кече Бөгелмә, Яңа Александровка, Яңа Сумароково, Петровка, Подгорный, Татар Димскәе авыл җирлекләрендә үзара салым салуны кертү мәсьәләләренә кагылышлы референдум узачак. Җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне чишүдә халык үзе катнашуны тәэмин итә торган мондый карарны җирле Советларның узган сессиясендә...

2016 елның 20 ноябрендә Бөгелмә муниципаль районының Берёзовка, Вязовка, Зелёная Роща, Ключи, Кече Бөгелмә, Яңа Александровка, Яңа Сумароково, Петровка, Подгорный, Татар Димскәе авыл җирлекләрендә үзара салым салуны кертү мәсьәләләренә кагылышлы референдум узачак. Җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне чишүдә халык үзе катнашуны тәэмин итә торган мондый карарны җирле Советларның узган сессиясендә кабул иттеләр. Карар авыллардагы махсус стендларда күрсәтелде, шулай ук авыл җирлекләренең рәсми сайтларына урнаштырылды.

2013 елдан башлап, безнең республикада урындагы территорияләрне төзекләндерү һәм үстерү проектларына республика бюджетыннан өстәмә акча белән ярдәм итү программасы эшли. Программа гражданнарның үзара салым механизмын кертүгә кызыксыну уята, этәргеч бирә, шул рәвешле республика халыкларының яши торган территорияләрендәге актуаль проблемаларны хәл итүдә үзләренең катнашуы өчен шартлар тудыра.

Гражданнарның үзара салымы кешеләрнең үз торак пунктларын тәртипкә китерүгә: юллларны ремонтлауга, урамнарны яктыртуга, чишмәләрне төзекләндерүгә һәм башкаларга ирекле рәвештә акча җыюларын тәэмин итүне күздә тота. Ул акчаны җыйганчы, җирле хакимияттәгеләр, референдум уздырып, бу хакта авыл халкының фикерен белергә тиеш. Бу мәсьәләгә урында яшәүчеләрнең берсенең дә битараф калмавы, әлеге эштә аңлы рәвештә катнашуы мөһим.

Әлеге президент программасының үзенчәлеге шунда ки, халыктан җыелган акчаның һәрбер сумына республика бюджетыннан 4әр сум бирелә. Авыл җирлекләрендәге үзара салым бик күп актуаль мәсьәләләрне хәл итә, проблемаларны киметә.

Бөгелмә районында үзара салым программасы ике ел эшли инде. Бу вакыт эчендә кешеләрне борчыган шактый гына нәрсәләрне хәл итү мөмкин булды. Мисал өчен Наратлы авыл җирлегендә зират территориясе төзекләндерелде, Кече Бөгелмә авыл җирлегенә караган ике торак пунктта өлешчә юл читләренә таш түшәлде, Кече Бөгелмә һәм Алга посёлогында каты көнкүреш калдыклары түгелгән санкцияләнмәгән чүплек урыннары рекультивацияләнде, Бөек Җиңүнең 70 еллыгыуңаеннан, сугышта һәлак булган якташлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне һәм аларның территорияләре тәртипкә китерелде.

Югарыда саналган авылларда һәм шул җирлекләргә караган торак пунктларда яшәүчеләрне референдумнарда актив катнашырга чакырабыз. Һәрбер авылда беренче чиратта хәл итәсе мөһим проблемалар билгеле, үзара салым һәм аңа бәйле рәвештә республика бюджетыннан алынасы акчалар нәкъ менә шундый көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса