Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

БӨГЕЛМӘ – ЛИДЕР

Капиталь ремонт эшләре буенча Бөгелмә районы Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән соң өченче урында тора. Әлеге шәһәрләр Бөгелмәне ремонтка алган йорт саннарының күп булуы белән генә алдыра, ә эшләрнең барышында Бөгелмә районы республикада - лидер. График үтәлешен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин контрольдә тота. Атна саен төзекләндерелә торган объектларга:...

Капиталь ремонт эшләре буенча Бөгелмә районы Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән соң өченче урында тора. Әлеге шәһәрләр Бөгелмәне ремонтка алган йорт саннарының күп булуы белән генә алдыра, ә эшләрнең барышында Бөгелмә районы республикада - лидер. График үтәлешен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин контрольдә тота. Атна саен төзекләндерелә торган объектларга: мәктәпләргә, балалар бакчаларына, күпкатлы йортларга чыга, подрядчыларның проблемаларын барлый, аларны чишү юлларын эзли. Узган атнада булган объектларны карауда безнең газета корреспонденты да катнашты.
Беренче тукталыш Мәңгелек ут мемориалында булды. Биредә узган елда башланган реконструкция эшләре тәмамлану алдында тора. Эшнең 90 проценты инде үтәлгән: аллея сукмакларына брусчатка җәелгән, төп һәйкәл мәрмәр таш белән капланган. Хәзер төзүчеләр (биредә "Стройсервис" җәмгыяте эшли) Советлар Союзы Геройларына куеласы бронза бюстларны көтә. Аларны Екатеринбург шәһәренең кою заводында ясыйлар. Бюстлар әлегә гипстан ясалган хәлдә, завод эшкә керешер өчен акча күчерелгәнен көтә. Ә менә "Бөгелмә кукурузнигы" самолеты инде 80 процентка төзекләндерелгән. "Аның агач каркасын алюминийга алыштырабыз", - дип сөйли шәһәр архитекторы Марсель Каюмов. Бу "Бөгелмә кукурузнигы"ның авырлыгын киметү өчен эшләнә. Самолетны Әлмәттә элеккеге "Алнас" заводында ремонтлыйлар. Аны Бөгелмәгә алып кайту үзе бер вакыйга булачак. "Әлмәт белән Бөгелмә арасындагы юл башка автомобиль йөртүчеләр өчен ябылып торачак", - дип белдерде архитектор.
Икенче тукталыш - 1 нче номерлы балалар бакчасында. Биредә "Арида" төзелеш компаниясе эш итә. Алар "Бәләкәч" республика программасына кереп, 1953 елда салынган балалар бакчасын төзекләндерә. Баш инженер Илһам Бекешов сүзләренә караганда, эшнең инде 60 проценты үтәлгән. 30 кешедән торган бригада эшне май азагына тәмамларга җыена.
Өченче тукталыш - Ненастин урамындагы 68 нче номерлы күпкатлы йортта. Биредә 3 февральдә капиталь ремонт башланган. План нигезендә, йортның янкларын җылылык үткәрми торган материал белән тышлыйлар. Биредә яшәүчеләр көз-кыш фатирда суык була дип зарланган. 9 катлы йортта барган эшне күреп, Адел Галиуллин төзүчеләргә сак булырга һәм барлык техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кушты. Эшкә алынган подрядчы - "Жилсервис" җәмгыяте моннан тыш йортның түбәсен дә яңартачак. Бу эшне май аенда башларга ниятлиләр. Республикадан финанслау башланмау сәбәпле, җәмгыять эшне әлегә үз көче белән алып бара.
Моннан тыш, Адел Галиуллин Циолковский урамының 12 нче йортында, Пржевальский урамының 10 нчы йортында барган капиталь ремонт белән дә танышты. Эш алдагы атнада да шул рәвештә дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса