Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Без бергә чакларда...

* 2014 ел - Мәдәният елы Агымдагы елның 4 - 7 декабрендә Чаллы шәһәрендә "Без бергә чакларда" дип аталган балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара бәйге-фестивале булып узды. Бу күркәм чарада барлыгы ике меңнән артык бала, шул исәптән Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укучылары да катнашты.

Әминә ЕФИМОВА.
Әмир Кашапов фотосы.
Фестиваль-конкурста катнашучыларны бәяләүче жюри составы да бик мәртәбәле затлардан тора иде: Россиянең атказанган укытучысы, Дуслык ордены кавалеры, хәзерге заман хореографиясен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Россия "Совершенство" премиясе иясе, дөнья чемпионнары булган "Экситон" эстрада балеты сәнгать җитәкчесе Елена Кировна Барткайтис (Ульяновск); "РуАнД" проиоутер компаниясе директоры, "Глобал Интертеймонд Продакшн" компаниясе сопродюсеры, "Russian Star Ballet Theatre" труппасы директоры Руслан Светачев (Нью-Йорк); режиссёр-куючы Андрей Шаляпин (Мәскәү). Бәйге бик югары дәрәҗәдә оештырылып, дустанә шартларда, менә дигән тәртип белән узды. Бүләкләүләр тантанасы яшь биючеләрдә гомер буена җитәрлек, яңа җиңүләргә рухландырырлык хис-тәэсирләр калдырды.
Бөгелмәнең "Непоседы" хореография коллективы (җитәкчесе - С.А. Ахунова) 10 - 13 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясады һәм - 1 нче дәрәҗә;
"Настроение" биючеләре (җитәкчесе - Е.А. Галәмова)
9 яшькә кадәргеләр төркемендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр һәм Санкт-Петербургта узачак хореография лигасына чакыру алдылар. Бәйгедә шулай ук "Настроение" солисты 8 яшьлек Виктория Лабанова, "Соло" номинациясендә чыгыш ясап, 3 нче дәрәҗә дипломант булды.
Без мәктәбебез белән яшь биючеләрнең яулаган үрләренә ихлас сөенәбез, киләчәктә дә уңышлы чыгышлар телибез. Бу - педагогларның югары профессионаллыгы, ә ата-аналарның игътибары, кызыксынучанлыгы һәм матди ярдәме нәтиҗәсендә ирешкән казанышлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса