Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Берләштерелгән сессия узды

2012 елның 21 ноябрендә II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы һәм "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәм- леге Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Л.Малыхина, район һәм шәһәр Советлары депутатлары, прокурор, башкарма комитет бүлекләре һәм идарәләре, җирле үзидарәләр җитәкчеләре, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. катнашты.
Сессиянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.
1. 2013-2015 елларда Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсешен фаразлау.
2. "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2013 һәм пландагы 2014-2015 елларга бюджет проекты турында.
3. Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең 2013 һәм пландагы 2014-2015 елларга бюджет проекты турында.
4. Бөгелмә шәһәр Советының 2010 елның 21 гыйнварында булып узган XXV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында"гы 1 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.
5. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 20 декабрендә булып узган XIV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында 2012 елда күпквартирлы йортларда капиталь ремонт уздыру буенча адреслы муниципаль программа турында"гы 13 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.
6. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә калдыклар белән эш итү Кагыйдәләре турында яңа басмада.
7. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында кешеләрнең наркотикларга хирыслашуын профилактикалауның 2013-2015 елларга максатчан программасы турында.
8. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 2 сентябрендә булып узган XI сессиясендә кабул ителгән "Мәҗбүри күрсәтелергә тиешле муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм ул хезмәтләрне күрсәткән өчен түләүне билгеләү тәртибе турында"гы 3 нче номерлы ка-рарга үзгәрешләр кертү турында.
9. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставын яңа басмада кабул итү турында.
10. Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставын яңа басмада кабул итү турында.
11. Ирина Викторовна Матвееваны Бөгелмә муниципаль районы Советы составына кертү турында.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса