Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөек Җиңүгә кадәр – 70 көн

"Җырларда - заман сулышы" Узган шимбәдә Бөгелмәдә "Бердәм Россия"нең яшь гвардияче егет-кызлары шундый баш астында кичә уздырдылар. Бу чара өчен 28 февральне сайлау очраклы гына түгел - нәкъ шушы көнне Бөек Җиңүгә 70 көн кала бит. Урта һәм югары уку йортларында укучылар сугыш елларында популяр булган җырларны башкардылар, залга керү...

"Җырларда - заман сулышы"
Узган шимбәдә Бөгелмәдә "Бердәм Россия"нең яшь гвардияче егет-кызлары шундый баш астында кичә уздырдылар.
Бу чара өчен 28 февральне сайлау очраклы гына түгел - нәкъ шушы көнне Бөек Җиңүгә 70 көн кала бит. Урта һәм югары уку йортларында укучылар сугыш елларында популяр булган җырларны башкардылар, залга керү юлында активистлар "Рәхмәтле буын вәкилләреннән" дип аталган стена оештырып, анда кичәгә килгән һәр кеше Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә карата үзләренең тирән рәхмәт хисләрен белдереп, сүзләрен язып калдыра ала иделәр. Аларның язмалары барысы да Бөгелмәнең ветераннар советына тапшырылачак. Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, "Сугышчан туганлык" оешмасы рәисе Леонид Прошин шәһәребез яшьләренең сугыш еллары җырларын белүләреннән искиткеч тәэсирләнүен әйтеп узды. "Җырлар бит ул шул чорны күзалларга гына түгел, ә теге яки бу чорның рухын күңелең белән тоярга, сугыш һәм аны кичергән каһарманнарның хисләрен, кичерешләрен аңларга ярдәм итә", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса