Балалар рәсемнәре республика конкурсы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсын уздыру турында игълан итә. Конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. 14 яше тулмаган катнашучылар рәсем белән бергә ата-анасының (уллыкка-кызлыкка алучының, опекунның) катнашуга ризалык бирүе турында язма гаризасын тапшырырга тиеш. Катнашучылар...
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсын уздыру турында игълан итә.
Конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. 14 яше тулмаган катнашучылар рәсем белән бергә ата-анасының (уллыкка-кызлыкка алучының, опекунның) катнашуга ризалык бирүе турында язма гаризасын тапшырырга тиеш. Катнашучылар өчен номинацияләр яшь категориясе буенча билгеләнәчәк: "кече" (1 - 4 нче сыйныфлар), "урта" (5 - 8 нче сыйныфлар), "өлкән " (9 - 11 нче сыйныфлар).
Авыл тормышын һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне яктырткан рәсемнәр А4 форматлы кәгазьдә ясалырга һәм 2016 елның 20 маена кадәр "Балалар рәсеме конкурсы" тамгасы белән түбәндәге адреска җибәрелергә тиеш: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 нчы йорт, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге (тел.: +7(843) 221-76-43).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа