Агымдагы елның беренче яртысында Бөгелмә муниципаль районы территориясендә балигъ булмаганнар катнашында барлыгы 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Балаларга бәйле һәлакәтләрнең саны җәйге чорда арта төшү һәркемгә мәгълүм. Быел июнь аенда гына да районыбызда өч бала зыян күрде: берсе - җәяүле, берсе - велосипедта, тагын берсе пассажир сыйфатында булган. Балаларның үз гаебе...
Бала юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында иң көчсезе һәм иң якланмаган өлеше дә әле ул. Аларның юллардагы иминлеге турында без - олылар: әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр, узып баручылар һәм, иң күпчелек очракта, руль артында утыручылар кайгыртырга һәм хәвефсезлекне тәэмин
итәргә тиеш.
Балаларның юлдагы иминлеге нәрсәдән башлана соң? Әлбәттә, юлдагы хәлдә тиз арада ориентлаша белергә өйрәтүдән. Тәртипле, сак һәм игътибарлы
була белергә өйрәтергә кирәк баланы. Шәхси үрнәк - моның иң үтемле формасы. Сез юл йөрү кагыйдәләрен бозасыз икән, балагыз да, һичшиксез, сез-
нең арттан шуны кабатлаячак!
Халыклар дуслыгы китапханәсендә "Юность" спорт комплексы җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен "Юл йөрү куркынычсызлыгы программалары дирекциясе" Бөгелмә филиалы җитәкчесе Т. Баянова катнашында кызыклы чара булып узды. Мавыктыргыч ярышлар һәм уеннар барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр, ребуслар, проблемалы мәсьәләләр чиштеләр. Тәнәфес вакытларында тематик мультфильмнар күрсәтелде. Ахырдан һәркем призлы булды.
Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Бөгелмә ЮХИДИ инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.