Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Авыл туризмын үстерү буенча проектлар бәйгесе башланды

Татарстанда авыл җирлегендә агротуризмны үстерү буенча проектлар бәйгесенә заявкалар кабул итү башланды. Бәйгедә республикада яшәүче 18 дән 35 яшькәчә булган һәркем катнаша ала. Бу хакта Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгене Татарстан Аграр яшьләр оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм республиканың Туристлык буенча...

Татарстанда авыл җирлегендә агротуризмны үстерү буенча проектлар бәйгесенә заявкалар кабул итү башланды. Бәйгедә республикада яшәүче 18 дән 35 яшькәчә булган һәркем катнаша ала. Бу хакта Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Татарстан Аграр яшьләр оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә "2014-2020 елларга ТР авыл яшьләре" программасы кысаларында үткәрә. Ведомство мәгълүматлары буенча, проектлар авыл, аграр, этник, тарихи һәм вакыйгалы туризм үсеше юнәлешендә булырга тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен11 декабрьдән дә калмыйча документларны amo-rt@mail.ru электрон адресына: "Авыл туризмы" бәйгесенә" искәрмәсе белән юлларга кирәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса