Күптән түгел җирле күмәк мәгълүмат чаралары журналистлары Кодаш мәктәбендә булып кайттылар. 1968 елда ук төзелеп, әлегә чаклы бер дә ремонт күрмәгән бу мәктәптә быел, моңа кадәр районда тиңе булмаганча, зур күләмдә ремонт ясалды.
"Агач идәннәрне ел саен буйый идек. Ул шул катлы-катлы буяу исәбенә генә торгандыр да инде", - диләр укытучылар. Ә хәзер биредә ялтыравыклы махсус идән плитәләре түшәлгән. Кояш яктысында, һәркемнең күңелен күтәреп, балаларның шат карашын чагылдыргандай, нурлар биешә.
Менә шул плитәләрдән башлап, төрле буяуларга һәм башка материалларга, нечкәлекләргә, бизәкләргә кадәр - барысы да уртага салып сөйләшү, бәхәсләшүләр нәтиҗәсендә уртак фикергә килеп эшләнгән эш. Әлеге эшләргә хәтта дизайнер да җәлеп ителгән. Мәктәптә укырга, белем алырга дип килгән һәр бала һәм эшләүче педагоглар өчен шартлар уңай, күңелле, рәхәт булырга тиеш.
Күпьеллык хезмәт стажлы, тәҗрибәле белгеч - укыту эшләре бүлеге җитәкчесе Халисә Мөэминова зур, чиста, ямьле кабинетларны чиксез горурлану хисләре белән күрсәтеп йөрде, мәктәп музее белән таныштырды, нинди күргәзмәләр урнаштырырга ниятләүләре турында сөйләде. Берничә елга сузылган өзеклектән соң спорт залында "Гаилә бәйрәме" традициясен яңартып җибәрергә әзерләнүләре турында әйтте.
Мәктәпнең аерым өлешләре, шул исәптән спорт залы ныклы ремонтка бигрәк тә мохтаҗ булган. Соңгы елларда биредә хәтта физкультура дәресләрен уздырырга да курыкканнар. Хәзер исә бу зал мәктәп укучыларының гына түгел, авыл яшьләренең дә яратып ял итә торган урынына әверелгән. Кичләрен биредә тренажерларда шөгыльләнүчеләрне, волейбол уйнаучыларны күрергә була.
Капиталь ремонт җәмгысе 17 миллион сумга төшкән. Эшләр гыйнвар аенда ук башланган. Башта түбәне яңабаштан япканнар, бинаның нигез-подвал өлешен ремонтлаганнар, электр чыбыкларын, суүткәргечләрне тулысынча алмаштырганнар, яңа ишек һәм тәрәзәләр куйганнар, кабинетларда, коридорда ремонт эшләре узган.
"Мәктәп җитәкчелеге белән киңәшкәннән соң, без төп игъти-барны нәкъ менә эчке ремонтка юнәлтергә булдык, - дип сөйли подряд оешмасы - "Спецстройтехмаш" ПСК оешмасы директоры Ренат Гарифуллин. - "Главинвестстрой"га хат юлладык. Безгә бинаның фасадын ремонтлау, эчке эшләр башкару өчен акчага рөхсәт бирделәр. Мондый матурлыкка менә шундый юллар белән ирештек".
Мәктәптәге капиталь ремонтның сыйфатын Кодашның өлкән яшьтәге кешеләре дә бәяләргә өлгергән инде. Мәктәп директоры Наил Мөэминов сөйли: "Корбан бәйрәмендә биредә мәҗлес үткәргән идек, авылдашларның соклануының чиге булмады. Әби-бабайлар беравыздан: "Үзебез дә биредә рәхәтләнеп укыр идек", - диләр".
Директор, чын хуҗа буларак, ирешелгәннәр белән генә чикләнергә уйламый, хәзер нияте - мәктәп территориясен дә төзекләндерү, юлларга асфальт җәйдерү.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Елена Логинова фотолары.