30 июльдә Техника йортының конференцияләр залында ветераннар советы пленумы үтте. Аңа Камил Солтанов рәислек итте.
Раилә Хафизова.
Автор фотосы.
Аксакаллар җыены тойгылы рухта, актив барды. Тырыш хезмәт белән төзегән хуҗалыкның һәр өлкәсен кайгыртып, Илдус Әсгать улына сораулар бирелде.
Шәһәребез хакиме дә ветераннар белән сөйләшүгә ике сәгать вакытын бүлде. Мөхтәрәм затларның күңелендә (аларның күбесе сугыш каһарманнарына тиңләштерелгән, яисә әтиләрен югалткан сугыш чоры балалары) булган һәр сорау әйтелеп, реаль җаваплар алынды.
Йөзьяшәр имәннәр сыман шаулап яшәгән сугыш ветераннары берсе артыннан берсе китә тора: үткән пленумда барлаган каһарманнарның кайбер-
ләреннән бусында инде хәбәр юк, бүгенге көнгә Кодаш авылында - нибары 2 (үткәнендә 4 булган), Карабашта - 6, район буенча 130 яугир исән.
Аларның фатирларын ремонтлау дәвам итә, моңа акча, бюджетта каралмаганлыктан, шәһәребез предприятиеләре ачкан махсус исәптән тотыла. Шәһәр көненә алар өчен Герцен һәм Энгельс урамнарында яңа фатирлар сафка басачак.
Хәтер аллеясы кайда булырга тиеш?
Бу сорау күптән куелса да, бөтен кешегә берсүзсез ошарлык урын табылмаганга күрә, һаман әйләнеп кайтырга туры килә. Камил Хуҗинович Соколка тавын кулай дип күрсәтте: су казыган очракта биредә урын җитәрлек, балаларның планер клублары да биредән старт ала, патриотик тәрбия өчен яхшы булыр кебек. Әмма урынның ераклыгы, менү кыенлыгы икеләнүгә юл калдыра: яңа паркның шәһәр эчендәрәк, матурлыгы күренә торган җирдәрәк булуы әһәмиятен үстерер иде.
Шәһәребезнең йөзен бизәүне кайгыртып, шәхсән үзем бу агачларны төз рәтләр итеп Бөгелмәгә керә торган юлларның як-ягына утыртуны тәкъдим итәм, "шуннан яу кырына чыгып киткән 5 мең солдат - әти, абый, угыллар хөрмәтенә утыртылды" дип язып куюны мәгъкуль күрәм.
Дөрес утыртыр өчен авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Франс Хәлилов үз киңәшен бирә: тирән утыртмаска, агачның кәүсәсе җир астында үсәргә яраклашмаган.
Кайбер сораулардан мәгълүмат
Хакимият башлыгы хозурына куелган сораулар газетабызны укучыларга да кызыклы булыр дип, кайберләрен "сорау - җавап" рәвешендә түбәндә китерәбез.
- Бакчаларны яңадан торгызырга кирәк. Әгәр аларда милициядән сак оештырса, халык яңадан кайтыр иде. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Моның өчен гаризаны язма рәвештә хакимияткә тапшырырга кирәк. Берничә бакчачы җыелып, бакчачылык ширкәте төзергә, чөнки гариза шулар исеменнән язылырга тиеш. Шундый мөрәҗәгать барында конкрет эш башлау мөмкин булачак.
- Бөгелмә поликлиникасына Тукай урамы ягыннан менгәндә бетон баскычлар җимерелгән, өлкәннәргә күтәрелү авыр, поликлиникада ремонт тәмамлану кайчанга каралган?
- Бу уңайдан "Татнефть" җәмгыя-те күренекле ярдәм күрсәтте: поликлиниканың түбәсе ябылып, 7 нче катта ремонт ясалды. Быел тагын шушы максат-
ка 26 миллион сум күчерелде, бу төзекләндерү эшләрен югары сыйфат белән төгәлләргә мөмкинлек бирә.
- Герцен урамындагы мунча турында?
- Ул, 40 ел дәвамында бары тик мунча итеп файдалану шарты белән, шәхси милек буларак тапшырылды, өлкән яшьтәгеләр өчен 3 ел дәвамында бәяләрне арттырмау килешенде.
Шәһәребезнең Маршал Жуков урамын чистарту һәм төзекләндерерү тәкъдиме хакимият вәкилләрендә бердәм яклау тапты.
Кайбер фикерләр аерым сөйләшүне күздә тота:
"Карабаш бистәсендә яшәүче 5 мең кешенең 1 меңе - өлкән яшьтә. Шулай булгач, хастаханәне ябу дөресме? 2000 елларда Шәймиевкә хәтле хат яздык - файдасы булмады", - Карабаш, Кодаш, Зур Федоровка һәм Иркен халыкларының олы гозере кабат яңгырады. Әйе, мондый карар кече утракларда яшәгән халыкны социаль яклаудан мәхрүм итә. Нәкъ менә социаль инфраструктура кече сәнәгать үсешенә төп нигез булып тора, шуңа күрә урта һәм 9 еллык авыл мәктәпләрен, хастаханәләрне оптимальләштерү гамәлен уңай дип кабул итү кыен. Карабаш хастаханәсен торгызуның чарасы табылса, районыбыз өчен мең-мең тапкыр яхшы булыр иде.