Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Адреслы ярдәм

Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтелә. Эшне фатирларда ремонт ясаудан башлап җибәрделәр.

Энгельс урамының 4 нче йортында яшәүче Таһир Әхмәтҗановның фатирында тәрәзәләр таушалган, идәндәге линолеумы купкан булган. Хакимияткә ярдәм сорап хат язгач, Таһир Зәки улына ярдәмгә килгәннәр. "Стройсервис" җәмгыяте хәзер кимчелекләрне бетерү эшен алып бара. "Бу эшне "Шәфкатьлелек" фонды ярдәме белән башкарабыз", - дип ассызыклады шәһәр мэры Линар Закиров. Ул ремонт барган җиргә килеп, фатир хуҗалары белән шәхсән танышты.
Ремонтны тагын бер фатирда ясый башлаганнар. Әлеге фатир - тыл ветераны Анастасия Мельникованыкы (рәсемдә). Монда шулай ук тәрәзәләрне төзәтәләр, обойлар ябыштыралар.
Адреслы ярдәм эше дәвам иттереләчәк. Хакимият белән берлектә, ветераннарга булышу кебек игелекле гамәлне яшьләр оешмалары, мәктәп укучылары да оештырырга ниятли. "Илне фашист илбасарларыннан саклап калуга өлеш кертүчеләр моңа лаек!" - диләр алар.
Айгөл МИҢНЕБАЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса