Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

2017 елда “Федераль Кыр көннәре” Татарстанда узарга мөмкин

Россиядә федераль кыр көннәрен үткәрү кире кайта. 2016 елгы Бөтенроссия аграр тармак вакыйгасы Алтай краенда узачак, ә киләсе 2017 елда аны Татарстан үзендә кабул итәргә мөмкин. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев РФ авыл хуҗалыгы министрына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә җыена....

Россиядә федераль кыр көннәрен үткәрү кире кайта. 2016 елгы Бөтенроссия аграр тармак вакыйгасы Алтай краенда узачак, ә киләсе 2017 елда аны Татарстан үзендә кабул итәргә мөмкин.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев РФ авыл хуҗалыгы министрына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә җыена. Үзенең бу фикерен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" икенче технологик агрокүргәзмә ачылу тантансында җиткерде. Әлеге чара 29 июньнән 2 июльгә кадәр республиканың Лаеш районында уза. Ул дөньяның 7 иле һәм Россиянең 27 төбәгеннән 157 зур компания һәм фәнни институтын җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса