Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотоконкурс

“Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты” фотобәйгесенә старт бирәбез!

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты һәм "Новинка" кулинария кибетләре челтәре "Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән Яңа ел табынына әзерләнәчәк иң тәмле ризыгыгызның рецептын һәм аның фотосын (фотода сезнең яки башка берәр кешенең тәмле ризыкны әзерләү процессы яки әлеге ашамлыкның әзер формадагы...

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты һәм "Новинка" кулинария кибетләре челтәре "Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән Яңа ел табынына әзерләнәчәк иң тәмле ризыгыгызның рецептын һәм аның фотосын (фотода сезнең яки башка берәр кешенең тәмле ризыкны әзерләү процессы яки әлеге ашамлыкның әзер формадагы рәсеме чагылырга тиеш) көтеп калабыз. Аның нәкъ менә бәйрәм табынына әзерләнүе дә мәҗбүри түгел, ул бары тик сезнең иң яраткан ризыгыгыз да була ала. Әлеге тәм-томнар рәтендә салат, үзенчәлекле аш, икенче ризык, десерт, камыр ашы һәм башкалар булырга мөмкин. Барысы да сезнең фантазия һәм нәрсәне күбрәк яратуыгыздан тора.

  • Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз.
  • Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга vk.com/id378693978 "Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты" дип җибәрүегез сорала.
  • Фотолар 2018 елның 10 гыйнварына кадәр кабул ителә. Тавыш бирү формасы һәм нәтиҗәләр игълан итү вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Иң үзенчәлекле дип табылган фото авторларын спонсорыбыз - салатлары, кабартмалары, пироглары һәм гомумән тәм-томнары белән танылган "Новинка" кулинария кибетләре челтәреннән продукция сатып алу өчен 1500, 1000 һәм 500 сумлык сертификатлар көтә.

"Новинка" кулинария кибетләренең адреслары: Бөгелмә шәһәре:

Гафиятуллин урамы, 45; тел.: 8 (85594) 6-92-94
Ленина урамы, 100; тел.: 8 (85594) 4-54-75
Ленин урамы, 14; тел.: 8 (85594) 6-82-74
Дзержинский урамы, 9/1; тел.: 8 (85594) 9-38-85
Муса Җәлил урамы, 51; тел.: 8 (951) 061-82-17
Энгельс урамы, 1; тел.: 8 (85594) 6-18-35 ("Ильдан" сәүдә йорты)

"Вконтакте" социаль челтәрендәге төркеме: vk.com/kulinaria_novinka

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса