Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Суган нигә кирәк?

Суганны көн дә кулланырга кирәк. Аш, шулпа, солянкага саласызмы, йә булмаса, салат, икенче ризык, гарнир, соуслар составында кулланасызмы – ысуллары күптөрле.

Суган согын ангина, бронхит, пневмония вакытында куллану да ярдәм итми калмас. Элеккеге заман табиблары суганнан уып ясалган ботканы марляга төреп, яраларны чистарта, аны тәннең өшегән, янган урыннарына куя торган булганнар. Аны үлекле урыннарга куеп торуның да нәтиҗәсе озак көттермәгән.
Суганны көн дә кулланырга кирәк. Аш, шулпа, солянкага саласызмы, йә булмаса, салат, икенче ризык, гарнир, соуслар составында кулланасызмы – ысуллары күптөрле.
Борын тыгылган вакытта куллану өчен суган төнәтмәсе. Суганны угычның вак ягыннан чыгарып, суын чыгарасы. Аны 1:1 күләмендә салкын су белән бутарга. Төнәтмәне мамык таякчыклар ярдәмендә борын эченә тыгарга.
Суган һәм балдан ботка. Угычтан чыгарылган суганны шул ук күләмдәге бал белән кушарга. Әлеге катнашма теш казналыклары бозылганда кулланыла.
Суган согы. Кавык чыкса, чәчләр акрын үскәндә суган согын чәч төпләренә сыларга.
Суган төнәтмәсе. Суганны угычтан вак итеп чыгарып, 1:4 күләмендә кайнар суга кушарга. Бер тәүлек буе ябык банкада төнәткәч, атна дәвамында көнгә өч тапкыр ашар алдыннан ярты стакан эчәсе. Азрак бал өстәргә дә була.
 

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса