Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Лимонның хикмәтләре - әчедән-әче әлеге җимешнең без белмәгән файдалы сыйфатлары турында сөйләшик әле.

Лимон химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора.

Шуның белән бергә, аның составында витаминнар да күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларны тукландыручы С витамины, аннан А, В1, Д витаминнары һәм тагын цитруслыларда гына була торган Р витамины, ягъни цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала.

Ангина вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.

Ютәлләгәндә тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

Томау төшкәндә борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың.

Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон согы кушылмасы – иң яхшы чара.

Гипертониядән интегүчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен чистартасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

Күңел болганганда лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.

Ишетүне яхшырту өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә  лимонның дүрттән бер өлешенең кабыгын ашау да җитә.

Йөрәк- кан тамырлары. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул, җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның эластиклыгын арттыра.

 Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон согы белән ышкыйсың. Сок кипкәч, оек киясең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса