Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Бәрәңге баш авыртуын җиңә

Россиядә ел дәвамында һәркем уртача 130 килограмм чамасы бәрәңге ашый икән.

Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай. Бәрәңге магний, калий, кальций чыганагы булып тора. Ул иммунитет, чәч, тырнакны ныгыта. Аның составында тиредәге токсиннарны чыгара торган матдә дә бар.
Составындагы калий хисабына бәрәңге организмнан шлакларны, артык сыеклыкны чыгара. Бу матдә йөрәк өчен файдалы, кан басымын төшерергә ярдәм итә. Бәрәңге ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Магний нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта. Балласт матдәләр ашкайнатуны яхшырта.
Бәрәңге баш авыртуын да җиңәргә сәләтле. Аның өчен чи бәрәңгене, боҗралап кисеп, берничә минутка маңгайга куярга кирәк. Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртуын, ютәл, ревматизм, тире ялкынсынуларын бетерә, бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс ясау өчен уртача зурлыктагы өч бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, изәләр, марляга төреп, авырткан урынга куялар. 
Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.
Бәрәңге пешкән су да дәвалау үзлекләренә ия. Аңа тоз, май салынмаган икән, аны эч авыртканда эчәргә киңәш итәләр.
Витаминнардан тыш, бәрәңгедә фолий кислотасы бар. Ул күзәнәкләр өчен бик мөһим. Шуңа да бәрәңгене бигрәк тә балаларга, яшүсмерләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга ашарга кирәк. Фолий кислотасы гормоннар бүленеп чыгуда актив катнаша, организмны стресслардан саклый.
 

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса