29 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Иртәгә бөгелмәлеләрне нинди һава торышы көтә
Синоптиклар 30 гыйнварда төнлә минус 23 градус салкын булуын әйтә. Көндез әзрәк җылытачак һәм 18 градус салкын булачак. Ә менә сишәмбе тагын суыта. Төнлә минус 25, көндез минус 19 градус булуы көтелә.
-
Бокска бала ташлап калдырганнар
Сүз машина боксы турында бармый, ә махсус ачылган бәби-бокс хакында. Чаллыда ул Кама балалар медицина үзәге каршында 2015 елда ачылган булган. 27 гыйнварда биредә беренче бала куеп киткәннәр. Бала сау-сәламәт, дигән шифаханәдә эшләүчеләр.
-
Күрәлмау вәхшилеккә сәбәп түгел
Бөгелмәдә, каршылык күрсәтә алмаганын белгән хәлдә, үлемгә сәбәп булырлык дәрәҗәдә итеп, кешенең сәламәтлегенә зур зыян китерүдә гаепләнүче 46 яшьлек иргә хөкем карары чыгарылды. - Бөгелмә шәһәр прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе, 4 нче өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган Илһам Кәримовны дәүләт гаепләвен яклап чыкты, - дип...
-
Туйда 40 тан артык кешенең гомере өзелгән
Туйда катнашучылар утырган машина Мадагаскарның Анджозороб шәһәре районындагы елгага егылып төшкән. Һәлак булучылар арасында 9 бала да бар. Тагын 24 кеше зыян күргән. Корбаннарның күбесе батып үлгән. Автомобиль 70 ләп кешене утырткан булган.
-
Хач мануда су кергәндә 6 миллион сумлык йөзеген югалткан
Кыз Мәскәүдән кунакка кайткан булган. Башкортстанның Ильмурзино күлендәге бәкедә крещение вакытында чумып алу аңа кыйммәткә төшкән. 6 млн сумлык алтын йөзеген төшереп җибәрүен ул җылынгач кына сизә. Мәскәүгә кайткач ул иренә сөйли. Йөзекне аквалангистлар да эзләп карый, әмма нәтиҗәсез, дип яза chelny-izvest.ru/
-
Бөгелмә районы авыл мәдәният йортларында кошлар өчен ашханәләр әзерләделәр
Гыйнварның соңгы көннәрендә "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесенең Зеленая Роща, Кече Бөгелмә, Яңа Сумароково, Татар Димскәе, Таллы Бүләк авыл мәдәният йортларында "Кышын кошларны ашатыгыз" экология акциясе кысаларында чаралар үтте. "Кошларны ашатыгыз!" Бөтенроссия экология акциясе безнең илдә 2003 елдан бирле билгеләп үтелә һәм Евгений Носов исеме белән бәйле. Ул ел саен...
-
Шофер руль артында үлгән
Юлдан тоткарлыксыз йөри торган машина юлдан читкә оча. Бу хәл Казанда була. Юлдан читкә киткән внедорожник трамвай юлына килеп төшә. Урынга килгән коткаручылар машина тәрәзәсен ватып шоферны коткармакчы булалар. Әмма инде ул үлгән була. Аның хәле руль артында ук начарланган.
-
Бүген илдә Халыкара интернетсыз көн билгеләп үтелә
Бәйрәм көннәре арасында Интернет көне булган кебек, тагын бер бәйрәм - Интернетсыз көн дә бар. Ул ел саен дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Аның максаты - кешеләрне бер көнгә булса да интернеттан, компьютерлардан аерып, "чынбарлык тормыш"та яшәргә, бер көн вакытны кешеләр белән җанлы аралашуга, яраткан шөгельгә багышларга...
-
Хәерле иртә, бөгелмәлеләр! Ялларыгыз уңышлы үтсен!