29 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Иркә радиода эшли башлаган!
Популяр җырчы Иркәнең холкы шундый: бер урында таптанырга яратмый, һаман эзләнүдә, үз-үзен үстерүдә. Кайсы эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарып чыга. Бу арада Иркә яңа һөнәр үзләштерү белән мәшгуль.
-
"Ак Барс" өченче тапкыр "Сочи" командасы белән очраша
Бүген, 29 гыйнварда, КХЛның даими чемпионатында "Ак Барс" хоккейчылары "Сочи" командасын кабул итә. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.
-
Грипптан вакцинация ясатмаганнар... үкенә
Россиялеләр гриппка каршы вакцинация ясарга яратмый. Ләкин эпидемиянең иң кызган чагында көз көне ясатылган прививкалардан баш тартканнары өчен үкенергә дә туры килә икән ләбаса.
-
Штрафны ташлама белән түли башладык
2016 елның җиткәнен машина йөртүчеләр аеруча зарыгып көткәндер. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 50 процент ташлама каралган, әмма барысы өчен дә түгел.
-
Фәүзия Бәйрәмова - редакциядә
Милләтебезнең күренекле шәхесе - җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, язучы Фәүзия Бәйрәмова 29 гыйнвар көнне "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләре белән очрашты. Үзенең хезмәте, тормыш юлы турында бәян итте, сорауларга җавап бирде, култамгалы китапларын бүләк итте.Эчкерсез сөйләшү чәй табыны янында тәмамланды. Соңыннан җыелышып истәлеккә фотога төштек.
-
Үзгәрүчән һава торышы уҗымнарга тәэсир итәме?
Быелгы кыш шактый «үзенчәлекле» булуы белән аерылып тора. Декабрь ае кырларны карсызлык белән сынаса, гыйнвар исә 30 градуслы салкыннарга бай булды. Шуңа да карамастан, һава торышы уҗымнарга зур зыян китергән дияргә иртәрәк.
-
Янгында гаиләсен югалткан Лениногорск кешесе берничә операция кичергән
9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылында йортлары яну аркасында хатынын һәм биш баласын югалткан Сергей Федотов һаман да интенсив терапия палатасында ята.
-
Бөгелмәдә иртән һәм көндез көчле кар явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 29 гыйнварда, иртән һәм көндез көчле кар явуы көтелә, буран чыгачак. Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитеп көчәя.