28 октябрь 2014 яңалыклары
-
“Спортка – ӘЙЕ, наркотикларга – ЮК!”
25 октябрьдә Алабуга шәһәрендә 2002 - 2004 елгы малай һәм кызлар арасында шундый баш астында дзюдо турниры үтте. Ярышларда Россия спорт мәктәп-ләреннән 128 яшь спортчы катнашты. Бөгелмә данын "Факел"дан тренерлар Индус Имам улы белән Илдар Индус улы Фәттаховлар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Киеренке көрәш барышында 2 нче лицей укучысы Муса...
-
Тәртип кирәк
Соңгы өч елда Татарстанда ирегеннән мәхрүм ителми генә хөкем ителгәннәр арасында кабат җинаять кылу очракларының саны кимүгә бара. Моңа полиция хезмәткәрләренең әлеге категория гражданнар белән профилактик эш алып баруы да нык ярдәм итә. Соңгы шундый чара 20 - 24 октябрьдә узды. "Условник" дип аталган бу операция барышында Бөгелмә хокук сакчылары...
-
Яңа программаларга тотынырга вакыт
Татарстанда 1 816,5 мең квадрат метр мәйданда торак (еллык планның 75,7 проценты) тапшырылган. 25 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган эшлекле киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул турыда хәбәр итте.
-
Данлыклы үткән, лаеклы киләчәк
25 октябрь көнне шәһәребезнең Техника йортында зур тантана узды - Бөгелмә электр челтәре компаниясе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чараларында "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, күрше регионнардан вәкилләр, күпсанлы...
-
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары кабул итә
2014 елның 5 ноябре көнне 16 - 18 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Бөгелмә муниципаль районы сайлау округында гражданнарны кабул итәчәк. Гражданнарны ул һәр айның беренче чәршәмбесендә түбәндәге адрес буенча кабул итәчәк: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт (муниципалитет бинасы), 2012 нче бүлмә. Телефон һәм электрон...
-
Безнекеләр – чемпион!
26 октябрь көнне Татарстан Республикасында 2014 елгы футбол чемпионатының соңгы уеннары узды. Сергей Горшенин җитәкчелегендәге "Бөгелмә - Рунако"командасы, Алабугадан килгән "Эссен" командасын 5:0 исәбе белән тар-мар итеп, чемпион икәнлеген раслады. Икенче урында - Казанның "Мотор", өченче урында - Казанның "Рубин" командасы. Бөгелмә командасының бу инде икенче ел рәттән яулаган олы...